Марат Рамазанов
Марат Рамазанов - физика-математика фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән иясе. Марат Давыт улы Рамазанов Уфада 1939 елның 28 апрелендә туа. 1961 елда Мәскәү университетын тәмамлый, Башкортстан Фәннәр академиясендә эшли, Башкортстан дәүләт университетында дифференциаль тигезләмә кафедарасын җитәкли, аннары, 2021 елга кадәр Уфа фәнни үзәгендә математика институтында эшли. 1989 елның 14 гыйнварында Уфада Татар иҗтимагый үзәге төзелгәч, ул шушы үзәкнең беренче рәисе булып сайланды. 1989 елдан 1991 ел башына кадәр оешманы Марат Рамазанов җитәкләде. Галим татар теле, дәүләтчелеге өчен көрәште. Ул татар теленең дәүләт статусы турында мәсьәләсен даими күтәреп торучы җәмәгать эшлеклесе булды. Галим татарларны Русияне төзүче милләт дип атап килде. Татар теленә илдә икенче дәүләт теле бирү кирәклеге турында сөйләде. Ул Казанда Хәтер көненә ел саен килде, Уфа татарлары исеменнән чыгыш ясады. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia