Марат Заһидуллов
Марат Фәрит улы Заһидуллов (1974 елның 5 июне, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия түрәсе һәм инвесторы, бишенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты (2007—2011), «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Казанның элеккеге шәһәр идарәчесе[1], «Поток Интер» фәнни-җитештерү фирмасы хуҗасы[2][3]. БиографияМарат Заһидуллов 1974 елның 5 июнендә Казанда туа. 1991 елда 131 нче номерлы мәктәпне (хәзерге физика-математика лицее) тәмамлый. 1996 елда агасы Рафаэль Гыймаловның «Русь» финанс йорты генераль директоры була[4]. 1998—1999 елларда — үзәк ягулык компаниясенең башкарма директоры. 1999 елда заманча хокук һәм икътисад институтын тәмамлый. 2000 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлый[5]. 2000 елда Россия Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының финанс-кредит, иминият һәм тышкы икътисади оешмаларның мөлкәт идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2004 елдан — «Транскредитбанк» Президенты киңәшчесе, «Мотовилихинские заводлар» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, Эконацбанкның Директорлар советы рәисе. 2005 елдан СИБИНТЕКның Директорлар советы рәисе. 2006 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетын җитәкли. 2007 елдан 2011 елга кадәр «Бердәм Россия» партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасы депутаты була. Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы. 2014 елның маенда Марат Заһидуллов «Поток» компаниясенең 50% сатып ала. Җинаять эше2013 елда «Мотовилихинские заводы» ААҖ генераль директоры Николай Бухвалов Россия Федерациясе Тикшерү комитетына элеккеге акционер Марат Заһидулловның гамәлләренә хокукый бәя бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать итүче версиясе буенча, 2002 елдан 2009 елга кадәр предприятие белән җитәкчелек итеп, ул, башка затлар белән бергә эшләп, ААҖгә кайбер юридик затларга займ бирү юлы белән 1,268 млрд сумнан артык зыян китергән[6]. Шуннан соң «Мотовилихинские заводы» ААҖнә мөлкәти зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатыла[7]. Әмма 2014 елның ноябрендә, фигурантларның гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше туктатыла[8]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia