Марат Бикмаев
Марат Рифкать улы Бикмаев (1986 елның 1 гыйнвары, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР) — татар чыгышлы[2] Үзбәкстан футболчысы, Үзбәкстан милли футбол җыелмасы әгъзасы, Үзбәкстан (2002, 2003, 2004, 2016, 2017) һәм Казакъстан (2013) чемпионы, Үзбәкстанның иң яхшы футболчысы (2017). Тормыш юлыМарат Бикмаев 1986 елның 1 гыйнварында Ташкәнтта туа. 2002 елда профессиональ карьерасын Ташкентның «Пахтакор» клубында башлаган. Өч сезон эчендә команда составында 39 очрашу уздыра һәм ундүрт туп кертә. «Пахтакор» белән бергә Бикмаев ил беренчелегендә өч тапкыр җиңүгә ирешз, шулай ук кубок иясе була. 2004 елда Марат Россиягә күчеп килә һәм Самарның «Крылья Советов» клубы белән контракт төзи[3]. Клуб составында Марат ил беренчелегендә нибары биш очрашу, шулай ук Кубокта ике уен үткәрә[4]. 2005/06 елгы УЕФА Кубогының икенче квалификация раундының беренче матчында катнаша. 2007 елда Казан «Рубин»ы сафларын тулыландыра. Клуб өчен бер матч та уйнамыйча, Бикмаев Казаннан китеп, Налчыкка күчә. Налчыкта җирле «Спартак» составында чыгыш ясый. Яңа командада дебют 2008 елның 15 мартында Раменскоеның «Сатурн» командасына каршы беренче тур матчында була[5]. 2010 елның җәендә Бикмаев «Сатурн» белән контрактны өзә һәм Владикавказның «Алания»сенә күчә[6]. Яңа клуб өчен 2010 елның 15 августында Пермьнең «Амкар» командасына каршы матчта дебют ясый[7]. 2011/12 сезоны тәмамлангач, футболчы белән контракт озайтылмый һәм Марат, «Актобе» уенчысы булып, Казакъстанга китә[8]. Ике сезон эчендә клуб составында ил чемпионатында 21 матч, шулай ук Кубокта алты очрашу уздыра. Клуб белән берлектә, 2013 елда Казакъстан чемпионы була. 5 майда «Тобол» белән уенда имгәнү алган, озак торгызылган һәм ел азагында клубтан киткән[9]. 2014 елның 7 гыйнварында Ташкәнтның «Локомотив» командасы белән ике еллык контракт төзи[10]. 2014 елның 1 октябрендә яңа клуб өчен дебют ясый[11]. «Локомотив» өчен тагын 4 сезон уйный һәм аның белән өч тапкыр рәттән Үзбәкстан чемпионы була. 2019 елның 23 гыйнварында «Пахтакор»га әйләнеп кайта[12]. Җыелма команда составындаМилли җыелма команда составында 2004 елның 31 мартында Тайвань җыелма командасына каршы 2006 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу матчында дебют ясый[13]. Җыелма команда өчен беренче голны Бикмаев Фәлистыйнга каршы матчта кертә[14]. Казанышлар
Шәхси
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia