Марат Азнабаев
Марат Азнабаев (1 февраль 1939 ел) — галим-офтальмолог, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (1995), медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1989). РСФСР‑ның (1986) һәм Башкорт АССРның (1977) атказанган табибы, Россия Федерациясенең (2004) һәм Башкортстанның (1991) атказанган фән эшлеклесе. Башкорт АССРның 12‑нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011). "Хөрмәт билгесе" (1999), Салават Юлаев (2004), Абхаз Республикасының «Намус һәм дан» (2004) орденнары кавалеры. БиографиясеМарат Тәлгать улы Азнабаев 1939 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Куергазы районы Якшымбәт авылында туган. 1962 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, шул исәптән 1987-2011 елларда офтальмология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1980-2006 елларда Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры, 1983 елдан өлкәара күз микрохирургиясе җитәкчесе. Гыйльми эшчәнлегеМарат Азнабаевның гыйльми эшчәнлеге яңа туган балаларның күз авыруларын диагностикалау һәм операция ярдәмендә дәвалауның яңа алымнарын эшләүгә багышланган. Ул 600 дән артык фәнни хезмәт һәм 140‑тан артык уйлап табу авторы. Микрохирургик операцияләрнең яңа ысулларын, хирургия инструментларын эшли. Уфа офтальмологлары гыйльми мәктәбенә нигез сала. Аның ярдәме һәм җитәкчелегендә Күмертау, Сибай, Туймазы, Учалы, Яңавыл каласы, Салават районы Малаяз авылындагы хастаханәләрдә офтальмология буенча микрохирургия үзәкләре оештырыла; интраокуляр һәм контакт линзалар җитештерү буенча лаборатория ачыла. 1997 елдан — Башкортстан Республикасының Офтальмологлар ассоциациясе президенты. Фәнни хезмәтләре
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Сылтамалар
Галим вакытлы матбугатта
|
Portal di Ensiklopedia Dunia