Манас (фәлсәфә)Мáнас (Санскрит сүзе man — «уйларга», «беләргә», «карарга»; manas — «җан», «акыл»дан алынган.[1] — Һинд дине фәлсәфәсе һәм психологиясе төшенчәсе, Фәлсәфә системасына карап мәгънәсе төсмерләрен үзгәртә, әмма тулаем алганда, аның мәгънәсе: акыл, рацио, фикерләү сәләте, уйлау коралы, кайвакыт үзеннән-үзе аңсыз (күпчелек мәктәпләр манасны индрийлар, «сәләтләр» рәтенә аларның координаторы буларак керткән)[2]. Манас еш "иң олы булмаган", эмпирик акылга кертелгән[3], бу мәсьәлән, буддхи (интеллекттан) аермалы буларак. Төп функцияләреМанасның төп функцияләре булып:
Шулай итеп, манас, аңлау гамәл дә органы булып тора. Арадаш роленда манас "капка сакчы хезмәтчесе" нә охшаш ителә. (шул ук вакытта хисләр — «капка»ларга). Төрле Һинд фәлсәфәсе системаларында манасНьяя һәм вайшешика системаларында манас — чиксез җанның (Атманның) фикер йөртү коралы. Манас тугыз төр субстанциянең берсе, ул атомар, мәңге, сизелә торган түгел һәм үзе бер сиземләүдән артыкка ия була алмый[7]. Санкхья һәм йога системаларында манас, капма-каршы, рәвештә мәңге түгел өлешләрдән тора һәм берничә бер вакытта сиземләүгә сәләтле[8]. Манас эчке орган антахкарананың өч компонентларның берсе булып тора — наряду с буддхи (иң олы интеллект һәм ихтияр) һәм ахамкара белән беррәттән (шәхси «эго» хисе)[3]. Адвайта-ведантада манас, шулай ук антахкараның өлеше булып тора, шулай аталган нәзек тән — линга-шарира яки сукшма-шарирага кертелә.[9]. Буддачылык йогачара мәктәбендә манас мановиджняна («акыл» аңы) һәм клиштаманаска бәйле («караңгылатылган» манас, Ахамкара аналогы) — бу сигез төр аңның - виджнянаның алтынчысы һәм җиденчесе - биш төр хис сиземләве һәм алая-виджняна (барлык төр аң чыганагы) белән беррәттән. Шулай ук карагызИскәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia