МАССОЛИТМАССОЛИТ – Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романындагы уйлап табылган әдәби берләшмә. Аббревиатураның мәгънәсе төгәл ачыкланмаган, ләкин аны «Московская ассоциация литераторов» рус. Мәскәү литераторлары ассоциациясе яки «Мастерская Социалистической Литературы», «Массовая литература» дип аңларга мөмкин. ССРБда 1920-1930 нчы елларда бик күп төрле иҗат берләшмәләре булган һәм алар тулы исемнәре белән аталмыйча, гел аббревиатуралар белән йөртелгәннәр. Бу МАССОЛИТның прототибы РАПП булырга тиеш, чөнки ул оешма әдәбиятнең партиягә бәйлелеген алга сөргән һәм күп яклары белән уйлап табылган оешмага туры килә. Шулай ук 1932 елда бөтен булган әдәби оешмалар бетерелгәч төзелгән Совет язучылары берлеге (ССП) да МАССОЛИТның прототибы булырга мөмкин. ӘгъзаларМАССОЛИТта барлыгы 3111 әдип әгъза булып тора.[1] Романда исемнәре аталган әгъзалар исемлеге:
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia