Ләлә Кузнецова
Ләлә Кузнецова, Ләлә Миңлебай (Мендыбай) кызы Кузнецова (кыз фамилиясе Халитова, 1946 елның 4 августы, СССР, Казакъ ССР, Җаек шәһәре) ― фоторәссам, Россия Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1946 елның 4 августында Казакъ ССР Җаек шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Миңлебай (Мендыбай) Зариф улы Халитов шофер-инкассатор булып эшләгән, әнисе Мөнирә Мифтахетдин кызы ― хуҗабикә. Олы абыйсы Равил ― очучы. Казанда КАИны (А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) тәмамлаган, инженер булып эшләгән. Икенче курста укыганда кулына фотоаппарат алган. Иҗаты1978 елдан Казанда Татарстан дәүләт сәнгать музеенда фотограф булып эшли. Литва фотографлары очрашуларында катнаша, һәм 1970-еллар азагында Литва рәссамнары берлегенә кабул ителә. 1980-еллар башында «Вечерняя Казань» газетасында фотограф булып эшли, заманча мода мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Шул вакыттан бирле Ләлә Кузнецова бәйсез фотографка әверелә һәм Татарстан мода йорты өчен заказлар белән яши. Студент еллларында «Идел» (рус. Волга), аннан аерылып чыккан «Тасма» легендар фото-төркемнәре (Владимир Зотов, Эдвард Хәкимов, Рифхәт Якупов, Фәрит Гобәев һ. б. бик күп фотографлар) эшчәнлегендә катнаша. 1980-еллар уртасыннан аның эшләре Аурупада һәм АКШта, шул исәптән Вашингтондагы The Corcoran Gallery of Art (en) галереясында берничә тапкыр күргәзмәгә куелган һәм бастырып чыгарылган. Мәскәүдә «ИнтерФото» фестивалендә катнашучы (1996). 1970-еллар азагында Кузнецова СССР территориясендә (Төркмәнстанда) соңгы чегән таборларының берсен фотога төшерә, соңрак аның «Чегәннәр» сериясе Одесса даласында дәвам итә. Берничә дөнья нәшрияты, шул исәптән Aperture («Апертура»), Л. Кузнецованың китапларын зур тираж белән нәшер иткән. Мәскәүдә Леонид Гусев нәшриятында Ләлә Кузнецованың гомер буе ясаган иң яхшы фоторәсемнәр тупланган «Юл» («Дорога») китабы дөнья күргән. «Чегәннәр» сериясеннән тыш, әлеге китапта «Цирк»ның беренче сериясе, шулай ук «Яһүдиләр. Бохара» исемле иң яңа сериясе тәкъдим ителә. Олег Климов Ләлә Кузнецованың иҗатына багышлап, «Жизнь будет фотографией» (Тормыш фотосурәт булачак) документаль фильмын төшергән[1]. Ләлә Кузнецова фотография белән 30 елдан артык шөгыльләнә. Мәдәният эшлеклеләренең портрет галереяларын ясау белән мавыга, Татарстан газеталары һәм журналлары өчен фотога төшерә. Хәзер ул фотоэкспедицияләргә йөри, актив рәвештә күргәзмәләрдә катнаша, Родченко исемендәге фотография мәктәбендә һәм Заманча фоторәсем мәктәбендә лекцияләр укый[2]. . «Юл» күргәзмәсе проекты фотографның иҗади һәм тормыш юлын тәкъдим итә. Күргәзмә Россия шәһәрләре буенча зур гастроль графигына старт биргән (Казан, Пермь, Петербург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород)[3]. Күргәзмәләре![]()
Авторлык китаплары
Бүләкләре
Гаилә хәлеИре 1979 елда вафат. Кызы Влада[5], оныклары. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia