Ләйлә Бәдирбәйли
Ләйлә Агалар кызы Бәдирбәйли яки Ләйлә Бәдирбәкова (кияүдә — Җаванширова, әзери. Leyla Ağalar qızı Bədirbəyli (Cavanşirova); 1920 елның 8 гыйнвары — 1999 елның 23 ноябре) — совет азәрбайҗан театр һәм кино актрисасы[2]. Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1959). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1946). 1945 елдан СБКФ әгъзасы. Тормыш юлыЛәйлә Җаванширова 1920 елның 8 гыйнварында Бакыда шәмкер бәкләрх нәселеннән булган Агалар Бәдирбәков[3] һәм шәмәкәр ханы Муса ханның кызы Бикә ханым гаиләсендә туа. Ләйләнең балачак еллары Ичәршәһәрдә аларның йортында уза. 1936 елда ул Азәрбайҗанның җыр һәм бию ансамбле солисткасы була, анда 1942 елга кадәр була. 1942 елда М. А. Азизбеков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт театры җитәкчелеге чакыруы буенча Ләйлә Бәдирбәйли аның сәхнәсендә актриса була[4]. 1945 елда Бәдирбәйли Аршин Мал-Алан музыкаль комедиясендә Гөлчәхрә ролен Узәир Җажибәков чакыруы буенча уйный. Соңрак ул «Фатали хан», «Очрашу», «Күләгәләр үрмәли», «Аның зур йөрәге», «Кероглы», «Тыйнаксыз кура», «Севиль», «Безнең урамндагы егетләр», «Бер матур көнне», «Дәрвиш Парижны шартлата», һ.б. 1951 елда Ләйлә Бәдербәйли Азәрбайҗан театр институтын тәмамлый[5]. Актриса 1999 елның 23 ноябрендә вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнә. Шәхси тормыш1936 елда, 16 яшендә Җаванширлар нәселе, Карабах ханы Ибраһим Хәлил ханның токымы Фарадж Җаваншировка кияүгә чыга. Бер елдан соң парның улы Җаваншир туа, әмма берничә елдан гаилә таркала. 1942 елда Ләйлә икенче тапкыр Камил Аслановка кияүгә чыга. Парның ике кызлары туа: Ләлә (1947) һәм Бикә (1964). Икенче кызы туганнан соң берничә ел узгач, аның ире чит илләрнең берсендә автомобиль һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була, ә шуннан соң берничә ай узгач, олы кызы Ләлә да автокатастрофа нәтиҗәсендә һәлак була. Фильмография
Бүләкләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia