Людвиг Фейербах
Лю́двиг Андре́ас фон Фейерба́х (алман. Ludwig Andreas von Feuerbach) — күренекле алман фәлсәфәчесе, материалист. Тормыш юлыФейербах Бавариянең Ландсхут шәһәрендә җинаятьләр тикшерүче гаиләсендә туа. Гимназияне тәмамлагач, ул Һейдельберг университетына укырга килә. Ләкин, догматикага корылган укытуны кабул итә алмый, Берлинга күчә, анда Һегельнең лекцияләрен тыңлый. Берлин университетын тәмамлау белән диссертация яклый. Соңрак Эрланген университетында фәлсәфә буенча лекцияләр укый башлый. 1830 елда Людвиг Фейербах үзенең «Үлем һәм үлемсезлек турында фикерләр» дигән китабында җанның үлемсезлеге хакындагы карашларны тәнкыйть итеп чыга. Китап тыела, Фейербах укыту хокукыннан мәхрүм итәлә. Үзенең калган гомерен ул авыл җирендә нужа чигеп уздыра. Фәлсәфи карашларФейербах фәлсәфәдә башта Һегель тәгълиматы йогынтысында иҗат итә, ләкин аның башлангыч дәвере каршылы була. Һегельның объектив идеализмы аның үзен үк ышандырып бетерми, тора-бара ул аннан бөтенләй ваз кичә. Фейербахка хәтле алман фәлсәфәсендә идеализм өстенлек алган була. Фейербах Европа фәлсәфәсендә янә материализмны торгызучы булып таныла. Ул үзенең «Һегель фәлсәфәсе турында» (1839) дигән хезмәтендә идеализм белән материализм арасындагы аерымлыкларны ачып сала. Танып белү теориясе мәсьәләсендә дә Фейербах үзен материалист булганын күрсәтә. Ул Кантның субъектив идеализм һәм агностицизм белән сугарылган карашларын тәнкыйтьләп чыга. Ләкин аның иң җитди тәнкыйте Һегель фәлсәфәсенә каршы юнәлдерелгән була. Ул аның идеалистик системасын җимерә. Шуңа багышланган аның «Христианлыкның асылы» хезмәте чыга:
Фейербах — антропологик материализм тарафдары. Материализмның бу агымы яссылыгында кеше — психофизиологик зат. Фейербах кешенең асылын табигый шартлар нигезендә генә күрергә омтыла. Кешедә ул аның фәкать биологик, ягъни табигый җисемен генә күрә, ә социаль җисемен аңлау дәрәҗәсенә, үзенә кадәр булган башка материалистлар кебек үк, күтәрелә алмый кала. Шулай ук карагызЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia