Лоҗы (елга)
Лоҗы, шулай ук Луҗы[1], Олыҗы (рус. Лузинка) ― Татарстанның Зәй районы территориясеннән агучы кече елга, Зичә елгасының уңъяк кушылдыгы. Озынлыгы ― 12 км. ГеографияЛоҗы елгасы ике инеш кушылудан барлыкка килгән. Инешнең берсе Түбән Кама районы (Шәңгәлче авыл җирлеге) белән чиктә, урман эчендә Кызыл Юл (1 хуҗалыктан торучы кечкенә торак пункт), икенчесе шул урман эчендә Байрак авылы яныннан башлана. Бер инешенең озынлыгын кушып, Лоҗы елгасының озынлыгы ― 12 км. Зичә елгасына аның башыннан 7 км ераклыкта уң яктан килеп кушыла. Елга агымының юнәлеше ― көнбатыштан көнчыгышка таба. Югары агымында ярлары биек: Кызыл Юл һәм Байрак авыллары арасында диңгез өсте тигезлегеннән 206 метрга, Байрак белән Югары Лоҗы авыллары арасында 191 метрга җитә. Елга башы белән тамагы биеклекләре арасында аерма зур булу сәбәпле, агымы шактый көчле. Җир асты һәм кар сулары, яңгыр суы белән туена. Берничә кушылдыгы бар. Елганың югары агымында һәм сул ярында урманнар бар, уң ягы кәсле. Төбе күбесенчә комлы, сирәк кенә борынгы катламнарга атмосфера явым-төшемен фильтрацияләүче су үткәрмәүчән катлам да очрый. Елга бассейнында шактый тирәндә (900―1400 метр тирәнлектә) Уратма ташкүмер (соры күмер) чыганагының дәвамы булган яткылыклар табылган. ОбъектларЛоҗы елгасы һәм аның кушылдыклары буйлап Югары Шепкә авыл җирлегенә караучы Кызыл Юл (1 хуҗалыклы торак пункт[2] ), Бигеш авыл җирлегенә караучы Байрак, Югары һәм Түбән Лоҗы авыллары урнашкан. Елга бассейнындагы авыл хуҗалыгы җирләре элекке «Алга» (үзәге Бигеш авылы) һәм «Татарстан» күмәк хуҗалыкларына (үзәге Югары Шепкә авылы[2] ) караган. 2004 елдан ― «Зәй» агрофирмасы җирләре[3]. Югары һәм Түбән Лоҗы авыллары арасында капиталь буа урнашкан. Балыкчылар анда алабуга балыгы тотарга йөри. Түбән Олыҗы авылы янында елганы Бөгелмә – Круглое поле (Яр Чаллы) – Әгерҗе тимер юлы кисеп үтә. Авыл янында «144нче км» тимер юл тукталышы бар. ГидронимТопонимистлар «Лоҗы» (рус. Лузинка) сүзен удмурт телендәге «Лозяга» (тат. кигәвен) сүзеннән килеп чыккан дип исәпли, ягъни Лоҗы – әлеге кан эчүче бөҗәк күпләп тереклек итә торган җирлек[4]. Галерея
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia