Лилия Гилдиева
Лилия Фәрит кызы Гилдеева (1976 елның 14 июне, Зәй, Татар АССР, СССР) — Россия журналисткасы, НТВ каналында «Сегодня» мәгълүмат программасын алып баручы. БиографиясеТатар гаиләсендә туа. Әтисе — дәүләт хезмәткәре, әнисе-башлангыч сыйныф укытучысы. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1993-1997). Тележурналист карьерасын Яр Чаллыда 1997 елның июлендә «Эфир» җирле телеканалында яңалыклар алып баручы сыйфатында башлый[1]. 1999 елның августында Казанга күчеп килә, корреспондент, продюсер, редактор, яңалыкларны алып баручы, «REN-TV» — «Вариант» каналының төбәк партнерында эшли. 2002 елдан 2006 елга кадәр ТНВда (Татарстанның ике телле (рус, татар) спутник каналы) эшли, «Татарстан Яңалыклары» мәгълүмати программасын алып бара. 2006 елның сентябрендә НТВ каналына чакырыла[2]. Шул вакыттан алып хәзерге вакытка 19:00 сәгатьтә «Сегодня» программасы чыгарылышын алып бара. Төрле вакытта аның белән Алексей Пивоваров (2006-2013)[3], Игорь Полетаев (2013-2014)[4], Александр Яковенко (2014-2015)[5], Михаил Чебоненко (март—август 2015)[6], Василий Максименко (2015-2018) һәм Владимир Чернышев (2018 елдан) эшләгән. 2007 елның июненнән 2014 елның августына кадәр шулай ук «Сегодня в 22:45 (аннары 22:40, 23:00 һәм 23:15)» һәм «Сегодня. Итоги» программаларын алып бара. ГаиләсеКияүдә. Ире Рөстәм, телевидениедә монтажчы, аннан автосалонда эшли. Ике баласы бар: улы Данил — мәктәпне тәмамлаган, кызы Майя — 2009 елгы[7]. Бүләкләре
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia