Леонард Хәлилов
Леонард Хәлилов, Леонард Мөхип улы Хәлилов (1 ғинуар 1951 йыл) — галим-физик-химик. 1974 елдан хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Органик химия институты хезмәткәре, 1981 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр; 1993 елдан Нефтехимия һәм катализ институтының лаборатория мөдире, бер үк вакытта 2002 елдан Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы. Химия фәннәре докторы (1991), профессор (2003). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011). БиографиясеЛеонард Мөхип улы Хәлилов — 1951 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Салават районы Малаяз авылында туган[1]. 1967—1972 елларда Башкорт дәүләт университетының физика факультетында укый.1974—1972 елларда Совет Армиясендә взвод командиры булып хезмәт итә.1974—1992 елларда Органик химия институтында эшли.1981 елдан шул ук институтның өлкән гыйльми хезмәткәре, кандидатлыкка диссертациясе яклый.1993 елдан белән Нефтехимия һәм катализ институтында лаборант мөдире, бер үк вакытта 2002 елдан алып Башкорт дәүләт университетында һәм Уфа дәүләт нефть техник университетында укыта.1991 елда докторлык диссертациясе яклый.2003 елдан — профессор. Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләреФәнни хезмәтләре ядро-магнит резонансы спектроскопиясе һәм рентген дифрактометриясе ысуллары белән органик берләшмәләрне структур тикшерүгә багышланган[1].Леонард Мөхип улы тарафыннан хираль системалар теориясе эшләнә, хираль үзәкләре, күчәрләре, яссылыклары булган гликозидлар, пиретроидлар, простаноидлар, органик сульфидлар, терпеннар һәм башка берләшмәләрнең ядро-магнит резонансы спектрларында диастереомер эффектлар (диастереомерлар парында бер типтагы ядроларның төрле магнит әйләнмәсе) табыла;— Шайтан текәне, сыер теле үләннәреннән алынган берләшмәләр структурасы;— Цирконийлы комплекслы катализаторлар булганда олефиннарның алюминорганик берләшмәләр белән каталитик реакцияләре механизмы ачыклана.170 тән артык фәнни хезмәт, 30 уйлап табу авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia