Лазарь Сарьян
Лазарь Сарьян, Лазарь (Газарос) Мартирос улы Сарьян, әрм. Ղազարոս Սարյան, рус. Лазарь Мартиросович Сарьян (1920 елның 30 сентябре, Дон өлкәсе, Дондагы Нахичевань — 1998 елның 27 мае, Ирәван) — композитор, педагог, ССРБ (1991) һәм Әрмәнстан ССР (1972) халык артисты. Әрмәнстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1983). Ирәван консерваториясенең ректоры (1960-1986), профессор (1973 елдан). Әрмәнстан ССР композиторлар берлеге рәисе (1955-1956). Рәссам Мартирос Сарьянның улы. Тәрҗемәи хәле1920 елның 30 сентябрендә Дон өлкәсе Дондагы Нахичеваньда (хәзер Ростов-на-Дону эчендә калган) күренекле совет рәссамы Мартирос Сарьян (1880-1972) гаиләсендә туган. 1934-1938 елларда Ирәван консерваториясе каршындагы иҗади класста (С.В. Бархударян, В.Г. Тальян сыйныфы), соңрак Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка укуханәсендә (В.Я. Шебалин сыйныфы) укый. 1939 елда Кызыл гаскәргә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша: Көньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1нче Украина фронтларында көрәшә. Һава һөҗүменнән саклану гаскәренең 7нче зенит-пулемёт полкының пулемёт бүлекчәсе һәм пулемёт расчёты командиры була. 1943 елның 16 маенда Юнкерс-88 бомба ташлаучы очкычны бәреп төшерә. 1950 елда П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (А.Н. Александровның композиторлык классы) тәмамлый. Укытучылары – Дмитрий Шостакович, Дмитрий Кабалевский. 1950 елдан Ирәван консерваториясендә: композиция һәм оркестрлау укытучысы, 1960-1986 елларда ректор, 1972 елдан профессор, 1986 елдан композиторлык кафедрасы мөдире. Шәкертләре арасында билгеле композиторлар Тигран Мансурян, Рубен Саркисян, Вартан Аджемян, Рубен Алтунян. 1955-1956 елларда Әрмәнстан ССР композиторлар берлеге рәисе. Гаиләсе
Әсәрләре
Симфоник оркестр өчен:
Хор һәм симфоник оркестр өчен:
Камера әсәрләре:
Фортепиано өчен: Җырлар
Фильмнарга музыка:
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Кызыклы факт
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia