Көньяк Урал
![]() Көньяк Урал — Урал тауларының көньяк өлеше. Башкортстанның көнчыгышына һәм Чиләбе өлкәсенең көнбатышында туры килә. Көньяк чиге төньякка сузылган берничә тау сыртыннан тора[1]. Иң биек нокталар — Ямантау (1640 м) һәм Ирәмәл (1582 м). Көнчыгыш иң кырыйдагы сырт — Ирәндек. ![]() Рельефы һәм геологик төзелеше![]() Көньяк Урал рельефы катлаулы. Көньяк-көнбатышында һәм меридиональ юнәлештә төрле биеклектәге сыртлар телгеләнгән, үзәннәре бар. Тау системасының үзәге - Уралтау сырты, ул Агыйдел һәм Урал (Җаек) елгаларын аерып тора. Ул Көньяк Уралның көнчыгыш өлешендә 500 км озынлыкта, киңлеге 5 тән 30 км га кадәр. Иң биек түбәсе 1067 м (Әрвәк тавы, Белоретның көньягындарак); сыртның уртача биеклеге 800-900 м, ә якындагы үзәннәр 400-500 м га түбәнрәк. Уралтау сырты берничә параллель тезмәдән һәм зур булмаган армытлардан тора, алар киң генә уйпатлар белән аерылган. Алар сөзәк кенә, урыны белән суерташлар, кварцит һәм конгломератлар өемнәре генә калкып тора[1]. Агыйдел елгасы үзәне көнбатышка таба берничә параллель рәвештә килгән биек кыя тау чылбырларын бүлә. Ул сызатта иң биек сырт – Җигәлге һәм Машак, ә иң биек тау массивлары – Ямантау һәм Ирәмәл. Алар бик каты кварц комташлардан һәм балчыклы сланецтан тора. Тау битләүләре 1 100 м биеклеккә кадәр ылыслы урманнар белән капланган, ә өстәрәк таш сибелмәләр өстенлек итә.[1]. Көнбатышкарак уртача биеклеге 1 000 м тәшкил иткән тау чылбырлары китә, бик сирәкләре генә биегрәк [1]. Көнчыгыштарак Көньяк Урал сыртлары: Ирәндек һәм Кырктытау тезелеп китә. [1].Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә көньякта таулар бетә һәм дала, арырак ярымчүллекләр башлана. Көньяк Урал рельефы Урал тау иленең геологик тарихын чагылдыра. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia