Кәрим Җаманаклы
Кәрим Җаманаклы, әдәби псевдонимы, тулы исеме Кәрим Рәшит улы Рәшидов ( кырымтат. Kerim Camanaqlı, Керим Джаманакълы, Kerim Reşid oğlu Reşidov; 1905 елның 21 гыйнвары, РИ, Таврия губернасы, Кизләү өязе, Җаманак ― 1965 елның 1 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга) — Кырым татарлары арасыннан чыккан татар шагыйре, әдәбият белгече һәм фольклорчы галим. 1927 елдан ССРБ язучылар берлеге, 1931 елдан КПСС әгъзасы. Тәрҗемәи хәлКәрим Җаманаклы Таврия губернасының (хәзерге Кырым) Кизләү өязе Җаманак авылында йөземче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Кырымда Совет хакимияте урнашкач, Симферополь (Акмәчет) шәһәрендәге педагогика техникумын (1928), аннан педагогика институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. 1937 елда Казанга килеп, Казан дәүләт педагогия институтында Кырым татар халык шагыйре Хөсәен Шамил улы Туктаргазый (1883-1914) иҗаты турында «Кырым татар халык шагыйре Шамил Туктаргазыйның иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге» темасына диссертация яклый. Кырым татар әдәбияты буенча диссертация яклаган беренче филология фәннәре кандидаты була[1]. Сугышка кадәрге елларда яшь галим татар әдәбияты һәм фольклоры проблемаларына багышланган хезмәтләр яза. Кәрим Җаманаклы Кырымда чыккан «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында һәм «Иләри» (Алга) журналында үзенең поэтик әсәрләре белән 1924 елдан катнаша башлый. Аның шигырьләре «Азатлык җырлары», «Балаларга Ленин хакында», «Ана җырлары» китапларында басылганнар. Бөек Ватан сугышы елларындаКәрим Җаманаклы 1941–1942 елларда Ватан сугышында катнаша. 1941 елның көзендә фронтка китә. 361 нче укчы полкында хезмәт итә. Фронт газеталарында языша. Алабуга чоры![]() 1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килергә рөхсәт ала һәм Алабуга педагогика институтында гомеренең соңгы көннәренә кадәр рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли.
Бу чорда әдип, педагоглык хезмәтеннән тыш, актив рәвештә гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам иттерә: «Совет әдәбияты» журналында даими языша, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, аның турында монография бастыра, «Лирик шигырьләр» исемле китабын дөньяга чыгара. Аның шулай ук Г. Тукай, Г. Ибраһимов иҗатларына багышланган күләмле хезмәтләре бар. 1973 елда Ташкәнттә, Гафур Голәм исемендәге әдәбият һәм сәнгать нәшриятында, әдипнең сайланма шигъри әсәрләре тупланган «Достларыма. Шиирлер» (Дусларыма. Шигырьләр) дигән яңа җыентыгы басылып чыккан (тупланманы төзүче — Кырым татар әдәбияты классигы Әшрәф Шәмизадә). 2005 елда филология фәннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина К. Җаманаклының шигырьләре, фәнни мәкаләләре, истәлекләре тупланган «Әсәрләр» җыентыгын чыгара. Гаиләсе
Хәтер
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia