Күкрәк сөтен имезү
![]() Күкрәк сөтен имезү — хатын-кызның берәр бәби яки кечкенә балага үз сөт бизләре җитештергән сөтне имисеннән ашату (шулай ук лактация дип атала).[2] КиңәшләрСәламәтлек профессионаллары күкрәк сөтен имезү бала туганнан соң беренче сәгатендә үк башланырга, ешлыгы һәм күләме баланың теләгенә нигезләнергә тиешлеген киңәш итәләр.[3] Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы рәсми белдергәненчә, кешенең тормышы дәвамындагы сәламәтлелеге өчен сабый чагында анасының күкрәк сөте иң зур факторларыннан берсе булып тора. Бәбинең беренче 6 ай дәвамында аны фәкать күкрәк сөте белән ашату киңәш ителә.[3][4] Ягъни, кайбер очракларында зарур булган өстәмә D витаминыннан тыш башка бернинди ашамлык яки эчемлек бирелми.[5] Алты айда башка ризыклар кертелә башлавыннан соң да, баланың кимендә бер яки ике яшькә җиткәнчегә кадәр аны күкрәк сөте белән имезү киңәш ителә.[3][6] Искәрмәләр
ЧыганакларСылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia