Кашшафетдин әс-Сөлеки
Кашшафетдин әс-Сөлеки (тулы исеме Кашшафетдин Шаһимәрдан улы әс-Сөлеки, 1864 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй вулысы, Сөлек — 1920 елдан соң, Симәй өлкәсе Каркаралы) — татар шагыйре, казакъ акыны. Тәрҗемәи хәле1864 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Сөлек авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Башта туган авылында, аннары Шыгай авылы мәдрәсәсендә, 1883—1892 елларда Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә гыйлем ала. 1892 елдан Симәй өлкәсе Каркаралы өяз шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Караганды өлкәсе) Кунанбай хаҗи мәчетендә мулла һәм мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли. Казакъ акыны булып таныла. Шәрык әдәбиятындагы сюжетларны казакъча җырлап кыйсса - дастаннар яза.[1] ӘсәрләреКазакъ телендә язган 100 дән артык әсәре бар. Күбесе төрле әдәби кыйссалар, тарихи позмалар, дәреслекләр һәм тәрҗемә әсәрләр. 1898 елда шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасы нда «Китабы мөһиммәт әз-заман» дигән җыентык чыгарган. Язмышы 1920 елдан соң билгеле түгел. Гаиләсендә ике улы, бер кызы булуы мәгълүм. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia