Карама
Карама, элмә (лат. Ulmus L., 1753[1][2]) — элмәчәләр семьялыгыннан агаччыл үсемлекләр ыругы. Таралуы30 дан артык (кайбер мәгълүматлар буенча 45 кә кадәр) төре билгеле. Нигездә, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. Татарстан территориясендә табигый үсүче 2 төре бар: шома карама яки гади карама (U. laevis), шадра карама яки тау карамасы (U. glabra). Ботаник тасвирлама![]() Яфраклары гади, чиратлашкан, ике рәткә мозаик рәвештә урнашканнар, кыска саплылар; башка токымнарга караганда иртәрәк коелалар. Чәчәкләре күрексез, вак, ике җенеслеләр, җил белән серкәләнәләр; бәйләмгә яисә башча чәчәк төркеменә җыйналганнар. Җимеше җиңелчә изелгәнрәк, элпә үсентеле озынча түгәрәк канатча. Яңадан төп үсентеләреннән һәм тамыр үрентеләреннән үрчи. 150–300 ел яши (аридлы шартларда 30–40 елга кадәр). ТөрләреШома карама 25–30 м га кадәр биеклектәге, озын җепселле коңгырт-соры кабыклы агач. Ботаклары сыгылмалы, нәзек, ялтыравыклы. Яфраклары эллипс- яки кире йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә-кызыл, кабарынкы бәйләмнәрдә. Күл буйларында, елга тугайларында, күбесенчә грунт сулары якын яткан, файдалы матдәләргә бай кәсле туфракларда үсә. Шадра караманың биеклеге 30 м га, диаметры 2 м га кадәр. Кәүсәсе куе көрән төстәге чатнаган кабыклы. Яфраклары кыска сапларда, чите тигезсез, юка, кытыршы. Чәчәкләре шәмәхә, тыгыз шарсыман башча чәчәк төркемендә. Тигезлекләрдә, елга тугайларында үсә. Яшелләндерү өчен кулланыла, үзагачы агач эшләнмәләр җитештерүдә файдаланыла. ![]() Тәбәнәк элмә (U.pumila) Ерак Көнчыгыштан кертелгән. 16 м га кадәр биеклектә, ябалдашы чатырсыман формада, сары кабыклы. Яфраклары ланцетсыман, вак, тыгыз, өске ягы шома. Төрле туфракларда үсә ала. Туфракның тозлылыгын, ботакларын кыркуны җиңел кичерә. Яктылык яратучан, корылыкка, суыкка чыдам төр. ![]() КулланылышТорак пунктларны яшелләндерүдә һәм урман полосалары булдыруда киң кулланыла. ![]() Кечкенә элмә (U. minor) Көньяк Европадан кертелгән. Культуралы үсемлек буларак сирәк үстерелә.[8]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia