Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе
Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, КМҖБ (ингл. Kazan Motor-Building Production Association, рус. Казанское моторостроительное производственное объединение, КМПО) — Казанда эшләүче Россия авиацион сәнәгатенең иң зур ширкәтләренең берсе. Казанның Авиатөзелеш районында, Мотор төзүчеләр мәйданы янында, Каравай микрорайонының Дементьев урамыннан бераз көнчыгышрак урнашкан. Янында урнашкан С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе белән беррәттән районны барлыкка китерүче ширкәтләренең берсе булып тора. Нигезләүнең рәсми датасы булып 1931 ел санала — шул елда Воронежда «Взрыватель» заводы нигезендә Воронеж моторлар заводы оештырыла. 1941 елда ул Казанга җирле мотор комбинаты территориясенә күчерелә, аның һәм берничә башка заводлар белән «Завод № 16» исемле ширкәтенә берләштерелә.[3] Кызыклы фактлар1955 елда тренер В. Голдин битәкчелеге астында заводның хоккей такымы оештырыла. Башта ул «Машстрой», соңрак «Урицкий исемендәге спорт клубы» исемнәре астында уйнаган. Соңрак аның нигезендә киләчәк Россия чемпионы — «Ак Барс» хоккей такымы булдырылган. Шулай ук карагызИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia