Казан аеклык җәмгыяте
Казан аеклык җәмгыяте (рус. Казанское общество трезвости (КОТ)) — Россия империясендә аеклык юнәлешендәге иң зур губерна мәгърифәт-хәйрия оешмаларының берсе. Җәмгыять үзәге Казан шәһәрендә урнашкан. 1892—1917 елларда эшли, үз эшчәнлеген, нигездә, Казан һәм Казан губернасына, шулай ук Россия империясенең җәмгыять бүлекләре ачылган җирләренә тараткан. Эшчәнлек юнәлеше һәм характерыКазан аеклык җәмгыяте 1892 елда танылган дин әһелләре (православ), җәмәгать һәм фән эшлеклеләренең зур булмаган төркеме тарафыннан оештырыла. Оештыручылар истәлекләренә караганда, ул «Казан халкы арасында спиртлы эчемлекләр куллануга каршы тору һәм аның өчен мохтаҗ совет әгъзаларына, матди чаралар һәм шөгыльләр табарга ярдәм итү» максаты белән «10 әгъза һәм ун сум белән» оештырыла[1]. КОТның барлыкка килү көне 1892 елның 30 июле 1892 елның 30 (11 август) июле дип санала. Ул чакта эчке эшләр министры урынбасары генерал-лейтенант Н. И.Шебеко җәмгыять уставын раслый. «КОТ» Уставының 3 параграфы билгеләгән:[2]
Үз эшчәнлеген башлаганнан бирле җәмгыять аек хәрәкәттәге радикаль позицияләрне били, ул агу дип таныган алкоголь эчемлекләрен кулланудан тулысынча баш тартуны пропагандалап, дәүләттән аларны җитештерү һәм сатуга тыю кертүне таләп итә. Оешма җитәкчелеге һәм составыКОТ башлыгында Казан Император университетының казначей һәм типографы Александр Соловьёв рәислек иткән комитет тора. Моннан тыш, КОТ комитеты составына төрле вакытта профессор Анастасий, Ливерий Даркшевич, Николай Катанов, Мамадыш епискобы Андрей, танылган дини язучы, Казан руханилар академиясе инспекторы архимандрит Гурий, Казан Спас-Преображенск миссионерлар монастыре настоятеле архимандрит Варсонофий, иеромонах Евсевий, Казан Спас-Преображенск монастыре игумены Иоасаф, тарихчы-туган якны өйрәнүче протоиерей Андрей Яблоков һәм башкалар керәләр. 1899 елның 1 сентябреннән 1901 елның 1 гыйнварына кадәр КОТ эшчәнлеге турындагы хисап нигезендә, билгеләнгән чор ахырына җәмгыятьнең алтмыш бүлек исәпләнә. Социаль яктан КОТ әгъзалары составы бик төрле булган: анда барлык катлам вәкилләре — гади крестьяннардан һәм кара эшчедән княгиня Е. П. Крапоткина һәм графиня Н. Н. Каймога кадәр булган[3]. Эшчәнлек![]() 1893 елның июнендә КОТ Казан шәһәрендә беренче чәй-ашханә, 1895 елның гыйнварында — беренче ир-атлар төнге приютын, шул ук елның мартында — бушлай халык китапханәсен, 1895 елның декабрендә — икенче чәй ашханәсен, 1898 елның гыйнварында — сукбай балалар приютын ача. 1896 елның 27 мартында КОТ Владимир урамында Россиядә алкоголикларны дәвалау өчен беренче махсуслаштырылган хастаханә ача. 1900 елда җәмгыят ярдәме белән «Казан шәһәрендә бәхетсезлек очракларын яклау җәмгыяте» эшли башлый. 1901 елның сентябрендә КОТ Казанда хатын-кызлар өчен приют ача. Җәмгыять эшче, крестьян һәм мещаннар мохитендә аңлату эшләре алып бара, алкогольгә каршы, героик-патриотик, лирик һәм дини-әхлакый әдәбиятны халык алдында укулар оештыра, нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә (1896 елдан 1917 елга кадәр аның «Деятель» журналы чыга, ә 1905 елдан 1915 елга кадәр — «Русь Православная и Самодержавная» газетасы). 1906—1917 елларда1906 елдан 1917 елга кадәр Казанда бушлай төнге приют (1906 елның декабрендә ачыла), шулай ук «уку йортларында укучылар һәм укытучылар исеменә әзерләнүчеләр» өчен приют, Изге Спас Хакына Гыйбадәтханәсе төзелә (1907 елның апрелендә ачыла), волчанка белән авыручылар өчен махсуслаштырылган хастаханә (1907 елда ачылган), берничә остаханә һәм башка учреждениеләр оештырыла. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән җәмгыять «коры закон»ның актив үткәргече була, яралы сугышчыларга сизелерлек ярдәм күрсәтә: Казанда Казан аеклык җәмгыяте яралы сугышчылар өчен лазарет (№ 38) ача, Эшчәнлеген туктату1917 елның февраль-март инкыйлабы вакыйгаларыннан соң, хокук-монархия оешмаларына карата яңа хакимиятләр тарафыннан үткәрелгән репрессияләр йогынтысына эләккәч, ул үз эшчәнлеген башта акрынайтырга, ә аннары бөтенләй туктарга мәҗбүр була. Бүләкләр
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia