Исмәгыйль Шәрәфиев
Исмәгыйль Шәрәфиев (Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев, 18 апрель 1953, Казан, РСФСР, СССР — 22 июнь 2017, Татарстан, Россия) — журналист. 1973-1974 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗите әдәби хезмәткәре, 1974-1989 елларда «Татарстан яшьләре» гәҗитендә: тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары. 1989-1990 елларда «Идел» журналының җаваплы сәркатибе. 1990 елдан вафатына кадәр «Татарстан яшьләре» гәҗитенең баш мөхәррире. 2017 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә Гран-при («Лада Калина» автомобиле) бирелгән — «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»[2]. 2017 елның 22 июнендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы Әтнәдә дәфен ителгән. ГаиләсеХатыны Роза Фатыйх кызы, озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасында корректор булып эшләгән. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia