Исаак Левитан
Исаак Илья улы Левитан (1860-1900) — Россия империясе рәссамы, табигать күренеше, манзара сурәтләре остасы. Тормыш юлы1860 елда Сувалки губернасында (хәзерге Литва) ярлыланган яһүди гаиләдә дөньяга килә. 1870 елда гаилә Мәскәүдә күчә, Исаак Мәскәү рәсем, сын, архитектура училещесынә керә. Аның укутучылары — мәшһүр рәссамнар Василий Перов, Алексей Саврасов, Василий Поленов була. 1879 елда патша Александр II нә каршы үтермәкче булганнан соң, яһүдләргә Мәскәүдә яшәү тыела, Левитан гаиләсе Мәскәүдән Салтыковкага куыпа. 1885 елда укуханәне тәмамлаганнан соң, рәссам дәрәҗәсенә лаек булмаган (яһүд чыгышы сәбәпле). 1885 елда Мәскәү губернасы Максимовка авылына китә, анда Антон Чехов белән таныша. 1888 елда Идел елгасы буе сәфәр ясый, Плёс шәһәрендә 200 танылган рәсем ясый. 1891 елда рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә керә. Мәскәү хәйриячесе Левитан сәнгате белән мавыккан Сергей Морозов аңа уңай остаханәне бирә. 1892 елда "чукынмаган яһүд" буларак Левитан янә Мәскәүдән куыла, ләкин мәшһүр рус рәссамнары үтенечләре ярдәмендә Левитанга Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирелә. 1892 елда Чехов "Сикергәк кыз" хикәясендә Левитан һәм аның укучы Софья Кувшинникова шәхси мөнәсәбәтләрен тасвирлый, шуннан соң Чехов белән дуслыгы бозыла. 1896 елда тиф чире белән каты авырта, соңрак йөрәк аневризмы белән авырта башлый. 1898 елда табигать күренеше рәсем сәнгате академигы дәрәҗәсенә лаек була. 1900 елда йөрәк авыртуыннан үлә, Мәскәү иске яһүд зиратында күмелгән, 1941 елда мәете Яңа кыз (Новодевичье) зиратында җирләнгән. Левитан кабере, аның тормыш дуслары Чехов һәм Михаил Нестеров каберләре янәшәсендә урнашкан. Сайланган рәсемнәр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia