Ирина Хворова
Ирина Хворова (20 февраль (5 март), 1913 ел — 25 декабрь, 2003 ел) — галим-геолог, палеонтолог, стратиграф, литолог, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1980), Н. С. Шатский исемендәге премия лауреаты (1988). БиографиясеХворов Ирина Васильевна 1913 елның 20 февралендә Красноярск табибы һәм укытучы гаиләсендә туа[2]. 1934 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының геология-күзәтчелек факультетын тәмамлый. Юллама буенча «Востокнефть» трестында геолог булып эшли башлый. 1937 елда Мәскәү каласына күчеп килә һәм ВИМС (аннары Бөтенсоюз геология һәм инженер гидрогеологиясе институты итеп үзгәртелә (ВСЕГИНГЕО) кармагындагы "Бюро палеозоя"да эшли. 1940-1953 елларда Палеонтология институтында палеонтолог булып эшли. 1941 елда "Ленин районы истребительләр батальоны"нда Мәскәүне обороналауда катнаша. 1941 елның азагында гыйльми хезмәткәр буларак демобилизацияләнә. 1942-1943 елларда Уфада Башкортстан нефть экспедициясендә эшли[3]. 1945 елда — кандидатлык, 1951 елда докторлык диссертациясе яклый. Аннары СССР Фәннәр академиясе Геология институтының Литология бүлегенә күчә:
1971 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. 1981 елда СССР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзалыгына кандидат итеп тәкъдим ителә. Утырма формацияләр һәм борынгы һәм хәзерге карбонат, кремнийлы, вулканген-утырма комплекслар турында фәнгә нигез салучыларның берсе булып тора. Аның иң зур казанышы — утырмалар туплануын вулканизм белән бәйләп өйрәнүдә[4]. «Витязь» (1970) һәм «Дмитрий Менделеев» (рейс 25, 1980) ССРБ судноларында Тын һәм Һинд океаннарын тикшерү экспедицияләрендә катнаша. «Литология и полезные ископаемые», «Sedimentology» гыйльми журналлары редколлегиясе. 1993 елда лаеклы ялга чыга. 2003 елның 25 декабрендә Мәскәүдә вафат була. ГаиләсеИре — Руженцев Василий Ермолаевич (1899-1978), 1934 елдан палеонтолог[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Библиография120-нән күчү тикшеренү, шул исәптән
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia