Ил-62 - беренче кыйтгаара
ССРБ реактив пассажир очкычы. НАТО билгесендә - Classic. Ил-62 1960 елда Ильюшин ОКБ тарафыннан ясалган очкыч. Икенче буынлы очкыч булып тора. Ил-62 очкычы Ту-117 алмаштырды.
Ил-62 төрле модификациядә серияләп 1966-2009 елларда С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә җитештерелә иде.
Ил-62 очкычында берничә тизлек һәм ераклык казанышлары ирешелгән. Казан авиаширкәтендә 239 данә Ил-62 ясалды.
Берничә дистә эчендә Ил-62 - борт № 1 (дәүләт җитәкчеләре өчен) СССБ һәм Русиядә булды.
Ил-62 - реверс белән беренче совет очкычы.
Тасвирлама
Ил-62
Ил-62 - Т-гәүдәле каурыйлы, койрыкта урнаштырган дүрт двигательле ирекле күтәрүче түбәнпланлы очкычы. Бик күп ягулыкны тотыла: 46.6 г/пасс.-км. Ту-334 чагыштырганда ягулыкны 23.4 г/пасс.-км гына тотыла.
Очу-техникалык бәяләмәләре
Ту-154
Бәяләмә
|
Ил-62М
|
Беренче очыш, ел |
1963
|
Файдалану башы, ел |
1967
|
Канат киңлеге |
43.2 м
|
Озынлыгы |
53.1 м
|
Фюзеляж киңлеге |
3.45 м
|
Койрык биеклеге |
12.3 м
|
Канат мәйданы |
279.5 м²
|
Иң зур сәүдә йөкләнеше |
25 000 кг
|
Иң зур ягулык салуы |
105 300 кг
|
Иң зур очып китү авырлыгы |
165 000 кг
|
Пассажир сыйдырышлыгы |
180
|
Салон киңлеге |
3.45 м
|
Салон биеклеге |
2,11 м
|
Экипаж |
3
|
Керәйсер тизлеге |
850 км/сәг
|
Иң зур тизлек |
870 км/сәг
|
Хезмәт түшәме |
12 000 м
|
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы |
11 050 км
|
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы |
8 000 км
|
Двигательләр |
Д-30КУ,
4 x 11000 кгс
|
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) |
6 600 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 46.6 г/пасс.-км
|
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы |
3 150 м
|
Файдаланучылар
Серияләп җитештерү башыннан (1969—2004) Казанда 289 данә төрле мофикация Ил-62 очкычы ясалган.
Әлегә (2013) 26 Ил-62 файдалануда кала: 12 Русиядә, 5 КНДР, 2 Украинада, Иранда, Ливиядә, Суданда, Гамбиядә, Казакъстанда.
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
- ↑ 1,0 1,1 Wood D. Jane's World Aircraft Recognition Handbook, Fourth Edition — 4 — Janes, 1989. — 598 p. — ISBN 978-0-7106-0587-0