Изаил Зарипов
Изаил Зарипов, Изаил Харис улы Зарипов (1927 елның 27 феврале, ТАССР, Сарман районы, Нөркәй — 1999 елның 17 декабре, Әлмәт) — татар язучысы, журналист. Тәрҗемәи хәле1927 елның 27 февралендә Сарман районы Нөркәй авылында туган. 1999 елның 17 декабрендә Әлмәттә вафат. Энесе Марсель Зарипов — язучы. Петровка, Җәзикәү мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1968) тәмамлый. 1944-1951 елларда хәрби хезмәттә. Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында, «Нижневартовскнефть» идарәсендә, Бөгелмә бораулау идарәсендә хезмәт куя. 1954 елдан журналистика эшендә. Нефтьчеләр тормышыннан язылган очерклары белән республика һәм үзәк гәҗит-журналларда катнаша. «Знамя труда» (Әлмәт , 1954–1957 еллар), «Комсомолец Татарии» (1957-1960 еллар), «Заветы Ильича» (Лениногорск , 1962-1963 еллар) гәҗитләрендә, «Татарская нефть» журналында (1960-1962 еллар) эшли. Лениногорск телестудиясендә (1963-1968 еллар), Татарстан телерадиокомитетында (1968-1975 еллар) хәбәрче. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1985 ел). Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia