Идегәй (спектакль, 2023)
Идегәй — татар халкының тарихи «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакль. Ул Алтын Урда таркалу чорында Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт, дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы — XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. ТарихыСпектакль беренче тапкыр 2023 елда, өч тапкыр - 26 һәм 27 гыйнварда һәм 9 февральдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Режиссеры Туфан Имаметдинов.[1][2][3] Тамашалар алдыннан театр музеенда «Идегәй» дастанына һәм эпосның реконструкцияләнгән тексты авторы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә оештырылган.[4][5] Төп каһарманнар
Кыскача эчтәлегеЭпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.[1] ТәнкыйтьСпектакль белгечләрдә, аерым алганда, тарихчыларда һәм әдәбиятчыларда зур сораулар тудырган. [6][7] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia