Иглин
Иглин (баш. Иглин, рус. Иглино́) ― авыл (1962-2005 елларда штб)[3], Башкортстан Республикасы Иглин районының һәм Иглин авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны зурлыгы буенча (31 169) Башкортстанда беренче урындагы авыл. Халык саны турында мәгълүмат 2021 елның октябренә карата бирелгән. [4] Почта индексы — 452410. Телефон коды: 34795. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды: 80228816000.[5] УрнашуыБелекес елгасы (Караидел кушылдыгы) ярында, Республика башкаласы Уфадан 20 км көнчыгышта урнашкан. [6] ТранспортАвылда Куйбышев тимер юлының Уфа — Чиләбе линиясендә Иглино́ станциясе (авылның төп предприятиесе булып тора) һәм 1654 км, 1659 км, 1661 км тукталыш пунктлары урнашкан. Авыл аша Уфа ― Красная Горка ― Павловка автоюлы уза. Тарих
Авылга 1786 елда Казан губернасы дворяннарыннан секунд-майор Сергей Васильевич Иглин нигез салган. [7] Казан губернасыннан алып чыккан крепостнойлары яңа торак пунктның беренче яшәүчеләре булган. Башта бу торак пункт янәшәдән ага торган елга исеме белән Белегес (Мелегес, Белекес) дип аталган булган. [8] XIX гасыр башында авылда агач эшкәртү, чүлмәк ясау һәм күннән дирбия ясау кәсепләре үсә башлый. XIX гасыр уртасына крепостнойлар оброк түләмәгән, барщинада эшләмәгән. 1822 елда авылда Изге Архистратиг Михаил хөрмәтенә чиркәү төзелә башлый, авылның башка исеме Архангельское шуның белән бәйле. 1841 елда авылга нигез салучының тол хатыны Елена Васильевна Иглина агач чиркәү урынына таштан чиркәү салдыра, крестьяннарның бер өлешен крепостной бәйлелектән азат итә, һәркемгә җир кишәрлеге бүлеп бирә. 2002 елда бистәдәге паркка дворян хатыны Е. В. Иглина исеме бирелгән, паркта скульптурасы куелган.[8] [9] 1860-еллардан башлап, авыл Уфа өязе Архангельское волостеның административ үзәге булып тора. Якында Стәрлетамак өязенең шул ук исемдәге (Архангельское) волосте булу сәбәпле, 1909 елда волость исеме Иглин итеп үзгәртелә. [10] 1966 елның 30 декабрендә Нуриман районы үзәге Иглиннан Красная Горкага (Кызылъяр) күчерелә. [11] Халкы
Милли составы2002 елгы җанисәп буенча: руслар — 6388 (38%), башкортлар – 4017 (23,9 %), беларуслар – 2656 (15,8 %) һ.б. ИнфраструктураАвылда күп фатирлы йортлар, стадион, күңел ачу клубы, чиркәү, ике мәчет, сигез балалар бакчасы, биш гомуми белем бирү мәктәбе һәм бер башлангыч мәктәп, сәнгать һәм музыка мәктәпләре, сәламәтләндерү-спорт комплексы, үлчәү заводы, җиләк-җимеш питомнигы бар. МәгарифИглин авылында 2024 елда 6894 бала укый, 3365 укучы – икенче сменада. 2024 елның 5 ноябрендә авылда 7нче яңа урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылган. Яңа бина ачылу икенче сменада белем алган укучылар санын 2653 кә кадәр киметергә мөмкинлек бирергә тиеш[12]. Шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia