Иван Морозов
Иван Морозов, Иван Тит улы Морозов, рус. Морозов Иван Титович (1889, Мәскәү (вариант: Владимир губернасы), Россия империясе — 1957, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының җаваплы (беренче) сәркатибе (1924—1925). РСДРП әгъзасы (1908 елдан). РКП(б) ҮК әгъзалыгына кандидат (1923-1925), ВКП(б) үзәк контроль комиссиясе әгъзасы (1925-1927), Азәрбайҗан КП(б) ҮК әгъзасы (1932-1933). Тәрҗемәи хәле1889 елда Мәскәүдә приказчик гаиләсендә туган. Гаиләсе соңрак Владимир губернасына күченеп китә. Башта өйдә белем ала, ике ел Владимир шәһәр укуханәсендә укый. 1899 елда, укуын тәмамламыйча, һөнәр остаханәсендә коючы булып эшли башлый. Соңрак Владимир округ судында писер, губерна земство идарәсендә статист була. 1916 елда армиягә алына. Инкыйлабтан соң
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia