Зәки Рахмангулов
Зәки Рахмангулов, Зәки Салават улы Рахмангулов (Рахманкулов[1], 1923 елның 5 июне, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Куандык районы, Бузулук — 2009 елның 28 июле, РФ, Ырынбур өлкәсе, Медногорск) — металлург, Ырынбур өлкәсе Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Медногорскиның шәрәфле ватандашы (1979)[2]. Тәрҗемәи хәле1923 елның 5 июнендә Ырынбур өлкәсенең Куандык районы Бузулук авылында туган. Бик яшьли ятим калып, чит гаиләдә тәрбияләнә. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1939 елда комсомол путевкасы белән Чкалов (хәзерге Ырынбур) өлкәсе Медногорск шәһәрендә һөнәр укуханәсендә укый, бер үк вакытта Медногорск бакыр-күкерт комбинатында горновой булып эшли. Бөек Ватан сугышында1942 елның маенда үзе теләп фронтка китә. Сталинград һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Сталинградтан Венага кадәр сугышчан юл уза. Яралана. 1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, үзе эшләгән заводка кире кайта, һөнәр укуханәсендә производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 1950—1973 елларда Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое. Төсле металлургияне үстерүдәге зур уңышлары өчен ССРБ Югары шурасы президиумының 1966 елның 20 мае указы белән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. 1973 елда пенсиягә чыга. 22 ел «Металлург» санаторий-профилакториендә хуҗалык мөдире булып эшли. 1965 елдан башлап, Медногорск шәһәр шурасына депутат булып сайлана, берничә ел шәһәр ветераннары штабын җитәкли. 2009 елның 28 июлендә Медногорскида вафат, шәһәр зиратында җирләнгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia