Зәйтүнә Илбаева
Илбаева Зәйтүнә Зариф кызы (23 февраль 1906 ел — 5 октябрь 1983 ел) — җырчы (лирик сопрано), педагог. 1938 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, 1952 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1955 елдан — солисты, 1961-1966 елларда Уфа сәнгать училищесы укытучысы. 1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучысы. Башкорт АССРның атказанган артисты (1942). «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры. (1955). БиографиясеЗәйтүнә Зариф кызы Илбаева 1906 елның 23 февралендә Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан республикасы) Чишмә авылында туган. 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясен тәмамлый (Е. А. Милькович классы). Аннары Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты була.
Иҗади эшчәнлегеИлбаева Зәйтүнә Зариф кызы - Башкорт опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Хәрәкәтчән, җиңел тавышка ия була. Вокаль һәм актерлык осталыгын оста яраштырып,нәфис образлар тудыра:
Зәйтүнә Зариф кызының концерт репертуарында «Йөгерек су», «Ашказар», «Зөлхиҗә», «Шәүрә» һәм башка озын башкорт көйләре бар. Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша (1955). «Мактау Билгесе» ордены белән бүләкләнгән (1955). Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia