Евгений Боруцкий
Евгений Владимирович Боруцкий (1897, Сергиев Посад — 1976 елның 1 августы) — совет зоологы һәм гидробиолог, биология фәннәре докторы, кысласыманнар систематикасы буенча белгеч, Сталин премиясе лауреаты (1950). Тормыш юлыЕвгений Боруцкий Сергиев Посадта 1897 елда туган. Әтисе һөнәрчелек мәктәбе белән җитәкчелек иткән. Шәһәр гимназиясен тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. 1918—1922 елларда армиягә алына. 1924 елда МДУны тәмамлаган. 1924 елдан 1941 елга кадәр Косин лимнология станциясендә эшли. 1925 елда Георгий Кожевниковка аспирантурага укырга керә[2]. 1938 елда диссертация якламыйча фәннәр кандидаты дәрәҗәсе бирелә. 1939 елда «Күлләр бентосының биомасса динамикасын өйрәнү юлы белән продуктлылыгын билгеләү» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый[3]. 1941 елдан 1944 елга кадәр МДУ умырткасызлар зоологиясе кафедрасы профессоры булып эшли. 1925—1932 һәм 1950—1976 елларда МДУ Зоомузееның умырткасызлар бүлеге мөдире булып эшли[4]. 1950 елда Г. В. Никольский, В. В. Васнецов, С. Г. Крыжановский, С. Г. Соин һәм В. Д. Лебедев белән берлектә «Амур елгасының балык продуктлылыгын арттыру буенча чаралар системасын эшләү һәм биологик нигезләү» өчен Сталин премиясенә лаек була[5]. 1956—1960 елларда ИЭМЭЖда эшли. 1976 елның 1 августында вафат була. Фәнни эшчәнлекHarpacticoida кысласыманнар отряды һәм кыргаяклар системасы һәм зоогеографиясе буенча махсуслашкан. Боруцкийның фаунистик тикшеренүләре Кырым, Кавказ, Урта Азия, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Монголия, Антарктида һәм Родригес утравын колачлаган. Байкал күле гарпактициды фаунасын ача[2]. Мәгарә фаунасын өйрәнү белән шөгыльләнә. Calanoida отряды вәкилләренең мәгарә формаларын беренче тапкыр таба[6]. Фән өчен беренче тапкыр 200гә якын яңа төр, 17 токым һәм 2 гаилә сурәтләгән[2]. Бентосны теркәү, эшкәртү һәм санын исәпкә алу методикасын тәкъдим итә. Төрле географик зоналарның континенталь сулыкларының су төбе фаунасы динамикасы үзенчәлекләрен ачыклый. 1939 елда, Петр Бойсен-Йенсенга карамастан, Ак күлнең бентос хайваннар үрнәге итеп, хайваннарның икенчел продукциясен бәяләү методологиясен эшли[7]. Балыкларның туклануын өйрәнү белән шөгыльләнә, балыклар өчен азык-төлек булып хезмәт итә торган умырткасызларның зурлык-авырлык характеристикаларын билгеләү методикасын тәкъдим итә. Басмалар220 мәкалә авторы, шул исәптән ССРБ Фауна сериясе томы һәм Biospeologica Sovietica публикацияләр сериясе.
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia