Дөнья океаны
Дөнья океаны — гидросфераның төп өлеше, җир өстендәге төп су тупланмасы. Дөнья океаны Җир өслегенең 3/4 өлешен биләп тора. Дөнья океаны — беркайда да өзелми торган бердәм су пространствосы. Аның теләсә кайсы ноктасыннан, коры җир аша үтмичә, икенче бер ноктасына барып була. Дөнья океанында бик зур коры җир участоклары — кыйтгалар һәм чагыштырмача зур булмаган участоклар — утраулар бар. Җирдә иң зур утрау — Гренландия, ләкин ул да әле иң кечкенә кыйтга — Австралиядән 3,5 тапкыр кечерәк. Бер-берсенә якын урнашкан утраулар төркеме архипелаг дип атала. Вулканик Гавай утраулары архипелагка мисал булып тора. Материк һәм утрауларның океан эченә кереп торган өлешен ярымутраулар диләр. Ярымутраулар өч яктан су белән уратып алынган, ә дүртенче яктан коры җир белән тоташкан. Материклар һәм утраулар бердәм Дөнья океанын дүрт өлешкә — дүрт океанга бүлә.
мәйданга Төньяк Америка, Көньяк Америка һәм Африка иркенләп урнаша алыр иде.
океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океан — планетабызның иң төньяк өлешендә, шуңа күрә аның барлык ярлары да — көньяк ярлар.
күрсәтергә тәкъдим итә. Аның төньяк чиген Африканың, Көньяк Американың һәм Тасмания утравының көньяк нокталарын тоташ- тыручы сызык буенча үткәрәләр Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia