Дәлир Күзәев
Дәлир Әдһәм улы Күзәев (рус. Далер Адьямович Кузяев, 1993 елның 15 гыйнвары, Чаллы, Татарстан, Россия) — Россия футболчысы (ярымсакчы), Россия милли футбол җыелма командасы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018). Тәрҗемәи хәлДәлир Күзәев 1993 елның 15 гыйнварында Яр Чаллыда туа. Милләте буенча татар[2]. Ике яки өч яшьтә гаиләсе белән Ырынбурга күчеп килә, анда футбол белән шөгыльләнә башлый[3]. Соңрак Дәлир Санкт-Петербургка күчә Петербург футбол мәктәпләрендә осталыгын үстерә. Ике ел тренер Максим Крамаренко җитәкчелегендә «Коломяг»та, аннары ике ел «Зенит»ның «Смена» мәктәбендә тренер Андрей Горловта уйный. Бер ел беренче лигада Нефтехимик (Түбән Кама) өчен уңышлы чыгыш ясый. 2014 елның кышында Россия премьер-лигасының «Терек» клубы белән контракт төзи[4]. Клуб өчен 2013/14 беренчелегенең соңгы турында Казанның «Рубин»ына каршы матчта, 80 нче минутта Факундо Пирис урынына алмашуга чыгып дебют ясый. 2017 елның җәендә, өч елга контракт төзеп, «Зенит»ка кайта[5]. 17 июльдә «СКА-Хабаровск»ка каршы Россия чемпионатының матчында яңа клуб өчен дебют ясый, ә 7 минуттан соң өлкәннәр карьерасында беренче гол кертә. 2020 елның җәендә, Ауропага китәргә ниятләп, «Зенит» белән яңа контракт төзүдән баш тарта[6]. ММЧ мәгълүматларына караганда, Шотландиянең «Рейнджерс», Италиянең «Аталанта», Төркиянең «Бешикташ» һәм «Галатасарай», Испаниянең «Алавес» командаларыннан тәкъдимнәр булган[7][8][9]. 4 октябрьдә гаммәви мәгълүмат чараларында Күзәевның Мәскәү «Локомотив»ы белән өч еллык контрактка кул кую турында хәбәрләр пәйда була[10]. 6 октябрьдә «Зенит» белән 2022/23 сезон ахырына кадәр контракт имзалау турында игълан итә[11]. Җыелма команда өчен чыгыш ясауКузяев Таҗикстан җыелма командасы өчен чыгыш ясый алган, чөнки анда аның әти-әнисе туа[12]. 2017 елның җәендә аңа Таҗикстан җыелма командасы өчен чыгыш ясау тәкъдиме килә, әмма ул баш тарта, чөнки Россиядә туган һәм үскән. 2017 елның августында беренче тапкыр Россия милли җыелма командасы җыелышына чакырыла. 3 сентябрьдә Мәскәү «Динамо»сы белән контроль матчта катнаша (3:0)[13]. 2017 елның 7 октябрендә Көньяк Корея командасы белән иптәшләрчә очрашуда җыелма команда өчен дебют ясый (4:2)[14]. 2018 ел Дөнья футбол чемпионатында Россия уйнаган барлык 5 уенда катнаша. Дөнья чемпионатыннан соң җыелма команданың алдагы матчларында: иптәшләр матчларында, 2018/19 УЕФА Милләтләр Лигасында, шулай ук 2020 елгы Аурупа чемпионатның сайлап алу матчларында дүрт матчта катнаша. Шәхси тормышФутболчылар династиясен дәвам итүче. Бабасы — Кәбир Яхья улы Кузяев (1937—?), Дүшәнбе командасы өчен уйнаган һәм тренеры булган; бабасының энесе Мөкатдәс Яхья улы (рус. Макадест, 1937) Ленинград «Динамо»сы өчен уйный; атасы Әдһәм Кузяев (рус. Адьям, 1965), хәзер тренер; шулай ук абыйсы Руслан (1987) — һөнәри футболчылар. 2017 елда «Дәүләт һәм шәхси предприятиеләр белән идарә итү» белгечлеге буенча Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетының магистратурасын тәмамлый. Шул ук елны «икътисад» юнәлеше буенча аспирантурага укырга керә[15]. Казанышлар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia