Дмитрий Әхмәтҗанов
Дмитрий Әхмәтҗанов (7 июль 1975 ел, Уфа шәһәре) — инженер‑механик. Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016), техник фәннәр докторы (2007), профессор (2012). БиографиясеДмитрий Альберт улы Әхмәтҗанов 1975 елның 7 июлендә Уфа шәһәрендә туган. 1997 елда Уфа дәүләт авиация техник университетын «Авиация двигательләре һәм энергетика системасы» белгечлеге буенса кызыл дипломга тәмамлый. Техник фәндәр кандидаты гыйльми дәрәжәсе 2000 елда бирелә (диссертациясенең темасы «Автоматизация термогазодинамического расчета переходных режимов работы авиационных ГТД»); техник фәннәр докторы гыйльми дәрәжәсе 2007 елда бирелә (диссертациясенең темасы «Имитационное моделирование неустановившихся режимов работы авиационных ГТД с элементами систем управления»). Профессор гыйльми исеме 2012 елда бирелә. Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлагач, анда эшләргә кала: 2007 елдан авиация двигательләр кафедрасы профессоры, 2014 елдан авиация двигательләре, энергетика һәм транспорт факультеты деканы. Уфа дәүләт авиация техник университетының Гыйльми советы әгъзасы. Шулай ук ул Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016 елдан). Фәнни эшчәнлегеФәнни эшчәнлеге катлаулы техник объектларның, авиация двигательләрен автоматлаштырылган проектлау системаларының модельләрен әзерләү белән бәйле. Аның 208 басма хезмәте бар, шуларның 10-сы — Россия Федерациясе Роспатент электрон исәпләү машиналары өчен программаларны рәсми теркәү турында таныклык, 1 уйлап табу патенты, 23-е уку-методик (шуларның бишесе Россия Федерациясе югары уку йортларының авиация, ракета төзү һәм җиһан өлкәсендәге уку-методик берләшмәсе грифы белән уку кулланмасы) һәм 135 гыйльми хезмәт (шуларның илле бише Югары аттестация комиссиясе тәкъдим иткән журналларда), 9 мәкалә Scopus индексацияләнгән базада[1]. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре— Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты (2005). Хезмәтләре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia