Дмитрий Сабинин
Дмитрий Анатольевич Сабинин (1889 елның 17 (29) ноябре, Петербург — 1951 елның 22 апреле, Краснодар крае) — совет ботанигы, үсемлекләр физиологы, проректор (1923—1924), Пермь университетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1924—1929), МДУ үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1932—1948), ССРБ Фәннәр академиясенең Үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире (1938—1941). Тормыш юлыДмитрий Сабинин 1889 елның 17 (29) ноябрендә Петербургта туган. 1913 елда Санкт-Петербург Император университетын тәмамлый. 1918 елда Пермь университетына үсемлекләр физиологиясе кафедрасына өлкән ассистент итеп чакырыла. Физиология лабораториясен булдыруда, Кама биология станциясе һәм Пермь университеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институты эшендә катнаша. 1923 елда профессор исемен ала һәм бер елдан соң үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире итеп билгеләнә[4]. 1923 елның февраленнән 17 декабренә кадәр — Пермь университетының проректоры (фәнни-укыту бүлеге мөдире)[5]. 1929 елдан — Ташкәнтта мамыкчылык фәнни-тикшеренү институты лабораториясе мөдире, 1932 елдан — Бөтенсоюз ашламалар, агрохимия һәм агро-туфрак белеме институты лабораториясе мөдире. 1932—1948 елларда — МДУ профессоры һәм кафедра мөдире. 1938—1941 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире. 1948 елда — МДУның Ботаника бакчасы директоры. ВАСХНИЛ август сессиясеннән соң 1948 елда ботаника бакчасы һәм биология факультеты физиология кафедрасы мөдире эшеннән ССРБның югары белем бирү министрының 1948 елның 23 августындагы «Мичуринчыларга каршы көрәш» өчен 1208 номерлы боерыгы белән азат ителә[6]. 1949—1951 елларда ССРБ Фәннәр Академиясенең океанология институтының Кара диңгез станциясен җитәкли. 1951 елда Геленҗик янындагы Зәңгәр бухтада үз-үзенә кул сала (атып үтерелә)[7]. Кызы Марина (1917—2000) — музыка белгече. Фәнни эшчәнлекXX гасырның иң эре фитофизиологларының берсе, ул 1940 нчы еллар башында ук биологлар арасында беренчеләрдән булып үсемлекләрнең онтогенезында нуклеин кислоталарының зур ролен аңлый. 1945 елда «Үсемлекләрне минераль ашату» (1940) монографиясе өчен ССРБ Фәннәр Академиясе Президиумы тарафыннан аңа К. А. Тимирязев исемендәге премия бирелә[8]. Төп хезмәтләр
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia