Дмитрий Павлов
Дми́трий Па́влов (Дми́трий Григо́рьевич Па́влов ), (23 октябрь 1897, Вонюх авылы, Кострома губернасы, хәзер Павлово, Кострома өлкәсе, — 22 июль 1941) — совет гаскәр башлыгы армия генералы (22 февраль 1941). Советлар Берлеге каһарманы (21 июнь 1937). Тәрҗемәи хәлХәзерге Кострома өлкәсе Кологрив районы Вонюх авылында туа (хәзер Павлово дип йөртелә). Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1937 елның ноябрь аеннан — Кызыл Армиянең Автобронетанк идарәсе башлыгы (рус. Автобронетанковое управление РККА). 1940 елның 7 июнь көненнән - Көнбатыш аерым хәрби округының гаскәр башлыгы булып билгеләнә. 1941 елның 21 июнь көненнән — Көнбатыш фронт гаскәрләре башлыгы.[1] 1941 елның 22 июлендә, хәрби трибуналның «куркаклык, югары командование рөхсәтеннән башка стратегик нокталарны үз карары белән ташлау, гаскәр белән идарә итә алмау, идарә итү хокукы белән эш итә алмау» карары нигезендә, үлем белән җәзаланган һәм атып үтерелгән. Бүген Мәскәү шәһәре чикләренә кертелгән НКВДның "Коммунарка" атып үтерү полигонында җирләнгән. 1957 елда үлеменнән соң реабилитацияләнгән һәм бар хәрби дәрәҗәләре кире кайтарылган. 2010 елда каһарманның туган җирендә авылдашлары туплаган акчага гранит һәйкәл куелган.[2].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia