Дмитрий Бәдретдинов
Дмитрий Бәдретдинов, Дмитрий Мансур улы Бәдретдинов (1980 елның 23 мае, ССРБ, РСФСР, Ырынбур — 2000 елның 1 марты, Чечня, Шатой районы, Аргун тарлавыгы) — хәрби, Икенче чечен сугышында катнашучы, 76нчы (Псков) гвардия Һава-десант дивизиясенең 104нче гвардия парашют-десант полкының икенче батальонының алтынчы ротасы гвардия рядовое - пулеметчысы[1]. РФ Президенты Указы белән Төньяк Кавказ территориясендә террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Тәрҗемәи хәле1980 елның 23 маенда Ырынбурда туган. Соңыннан гаиләсе белән Татарстанга, Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Чулман проспекты 56нчы йорт адресы буенча урнашкан 46нчы урта мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, «бизнес мәктәбе»нә укырга керә, аны 1997 елның июнендә тәмамлый, берьюлы ике белгечлек: «ЭВМ операторы» һәм «кече предприятиедә бухгалтер исәбе» белгечлекләре ала. Армиягә киткәнче ремонт-механика заводында слесарь-җыючы булып эшли. Армиядән кайткач, институтның юридик факультетына укырга керергә теләге була. Һава-десант дивизиясендә (рус. ВДВ) хезмәт итәргә хыяллана, хәрби хезмәткә чакырылу вакыты җиткәч, хәрби комиссариатта аның теләге исәпкә алына һәм туганнан-туган абыйсы Әфганстанда хезмәт иткән дивизиягә эләгә. 1998 елның 11 ноябрендә Тукай район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Башта ул 76нчы гвардия Псков һава-десант дивизиясендәге 104нче парашют-десант полкының дүртенче, аннары алтынчы ротасында хезмәт итә. 2000 ел башында, Дмитрий Бәдретдинов хезмәт иткән ротаны Чечняга күчерәләр. 6нчы парашют-десант ротасы алдына Чечня боевикларын Веденога уздырмау бурычы куела. Һәм алар бурычны үтиләр. Тик 2000 елның 29 февралендә 2,5 мең боевиктан торган банда 776 биеклектән гаубицадан десантчыларга ут ача. Бандитларның һөҗүме 2 көн буена туктауны белмичә диярлек бара. Алтынчы рота үз иптәшләреннән суы ташыган елгалар белән әйләндереп алынган була. Сугыш 2000 елның 2 март иртәсенә кадәр дәвам итә. Сугыш нәтиҗәсендә 84 десантчы һәлак була, алар арасында 19 яшьлек Дмитрий Бәдретдинов та була. РФ Президенты Указы белән[2] Төньяк Кавказ территориясендә террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия десантчылары Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Дмитрий Бәдретдиновның җеназасы 2000 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәре Орловка зиратында уза. Ул Дан аллеясында җирләнә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер![]()
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia