Дегетле (елга)
Дегетле елгасы. Көнбатыш Кама алдында, Омар елгасының уң кушылдыгы (Чулман елгасы бассейны). Озынлыгы 9,5 км, бассейнының мәйданы 47,6 км². Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Түбән Яке авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Бүкәнле авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы - 94 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 53%. Дегетле елгасының 0,9 һәм 3,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Су реестры мәгълүматыРоссия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Шишмә һәм Идел елгаларын кертмичә. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[1] Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia