Гөлназ Котыева
Котоева Гөлназ Мират кызы (1 гыйнвар 1974 ел) — шагыйрь, журналист, «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире, Шәйехзада Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты (2006) БиографиясеГөлназ Мират кызы Котоева (кыз фамилиясе Исхакова) 1974 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРы Әбҗәлил районының Ишкол авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тщмамлый. Башкортстан «Китап» нәшриәтендә киңәшче, Сибай шәһәре язучылар оешмасы рәисе, «Агыйдел» журналы мөхәрририятенә җаваплы сәркатиб булып эшли. Хәзерге көндә «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире. Берничә китап авторы. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елның 25 июнендә «Кувшинка души» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Шәйхзадә Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясенә ия була. Чыганаклар
Библиография
|
Portal di Ensiklopedia Dunia