Гүзәлия Гафурова

Гүзәлия Гафурова
Туган 23 август 1992(1992-08-23) (32 яшь)
Казакъстан, Җамбыл өлкәсе, Кызыл йолдыз авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан Казакъстан
Һөнәре спортчы (карате-до)
Бүләк һәм премияләре XVII Азиада алтын медале (2014)

Гүзәлия Гафурова (каз. Гузалия Гафурова) – спортчы, карате спорты буенча дөнья (2012), Азиада (2014) һәм Казакъстан чемпионы. Дөнья кубогы (2014) һәм Азия кубогы көмеш медале иясе. Карате буенча Казакъстанның спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле

1992 елның 23 августында Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Кызыл йолдыз (каз. Қызыл жұлдыз) авылында туган.[1]. Н. Акшабаев исемендәге мәктәпне (2009) тәмамлаган.

Казакъстанның Тараз шәһәрендә инновация-һуманитар университетында (каз. Тараз инновациялық-гуманитарлық университеті) укый. Нур-Отан сәяси фиркасе әгъзасы (2014 елдан)

Спорттагы уңышлары

Инчхонда алтын медаль алгач. 03.10.2014
Нур-Отан фиркасенә кабул итү. 2014

Стильле карате белән 12 яшьтән шөгыльләнә (тренеры Дәүләт Кусбеков (каз. Даулет Кусбеков).

XVII җәйге Азия Уеннарында

  • 2014 ел да (19.09. - 04.10.) Инчхон шәһәрендә (Көньяк Корея) узган XVII җәйге Азия Уеннарында (Азиада) җиңә (хатын-кызлар, кумитэ, 55 кг авырлыкта):
  • чирек финалда Пегах Зангенехкаркутины (Иран Иран, 2012 елгы Азиада вице-чемпионы) – 5:2
  • ярымфиналда Шри Шармини Сегаранны (Малайзия Малайзия) – 2:0
  • финалда Тан Линпинны (КХҖ КХҖ, 2011 елгы Азиада вице-чемпионы) – 4:3

Кызыклы факт

  • Казакъстанның 2014 елгы «Иң яхшы спортчылары» исемлегенә керә.
  • Җамбыл өлкәсе хакиме Кәрим Күкрәкбаев (каз. Кәрім Көкірекбаев) Г. Гафурованы 1 млн тенге бәяле сертификат белән бүләкли.[3]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. «Ак жол» [[газета]]сы, archived from the original on 2015-01-08, retrieved 2015-01-08 
  2. Литер газетасы(үле сылтама)
  3. Актау яңалыклары

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia