Губерна![]() ![]() Россия империясе губерниалары, 1914 Губерна (губирна,[1] гөбирна,[2] гөбернә,[3] рус. губерния) — 1708—1929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге. Губерна башында губернатор торган. ТарихБеренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар. 1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән. 1796—1797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган. ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә. Моны да карагызИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia