Геннадий Дмитриев
Геннадий Дмитриев (1 гыйнвар 1935, Яңа Казмаска, Завьялово районы, Удмурт АССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе[1]—27 февраль 2012, Ижау, Удмуртия, Россия) — совет дәүләт эшлеклесе. Ижау сәнәгать техникумын (1963), СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1971) бетергән. Ижау икмәк комбинатында эшче (1950-1953), Ижау механика завутында кырдыручы, мачтыр, өлкән мачтыр (1953-1964), СБКФ Удмурт өлкә комитеты инструкторы (1964-1971), Удмурт АССР көнкүреш хезмәт күрсәтү министрлыгында министр урынбасары, өлкән инженер (1971-1972), Удмурт АССР көнкүреш хезмәт күрсәтү министры (1972-1988), Удмурт АССР министрлар шурасы рәисе (1988-1990), Удмурт АССР икътисад буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары (1990-1992), Удмурт Җөмһүрияте икътисад министры урынбасары (1992-1995). Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia