Гарифулла Киеков
Гарифулла Киеков (псевдонимы Гарифулла Чокрый), Гарифулла Гали (Мөхәммәтгали) улы Киеков, баш. Ғарифулла Мөхәмәтғәли улы Кейеков — галим, мәгърифәтче, тарихчы, дин эшлеклесе, мөдәррис. Мәгърифәтче шагыйрь Гали Чокрыйның улы. Тәрҗемәи хәле1861 елның 4 апрелендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мәгърифәтче шагыйрь Гали Чокрый гаиләсендә туган. Шәҗәрәсе
Бәләкәй чакта гаять тере, чая малай була. Күзәтүчән, күргәнен хәтердә калдыручан булуы белән аерылып торган. Башлангыч белемне Иске Чокыр авылындагы мәдрәсәдә ала. 16 яшенә кадәр әнисенең туган авылы Шыгай мәдрәсәсендә укыган. Белем алуын Казанда дәвам иткән.
. Г. Киеков Казанда 5 ел яшәгән. Шул биш ел дәвамында авылына кайткан саен Каюм Насыйриның китапларын алып кайтып сатып бирә торган була. Мәдрәсәләрдә гыйлем эстәүдән тыш, Казан университетында дәресләр тыңлаганы мәгълүм. 1882 елда хәрби хезмәткә алына. Гарифулла солдат хезмәтен Курск һәм Харковь губерналарында үтә. 1888 елда Иске Чокырга кайта һәм Иске Чокырдан аерылып чыкан Күрдем (Күрдем-чишмә) авылында төпләнә, өйләнә. 1889 елда әлеге авылда фәннәр җәдитчә укытыла торган мәдрәсә ача. Өяз ахуны булып тора. Күрше Йосыф авылы мәдрәсәсендә дә укыткан[4]. ГаиләсеБубый һәм Троицк мәдрәсәләрендә белем алган, рус һәм фарсы телләрен белгән Нуриәсма исемле кызга өйләнә. Икесе дә мәдрәсәдә мөгаллимлек иткәннәр: иртәнге якта ир балалар, өйләдән соң кыз балалар укыган. Гарифулла һәм Нуриәсманың дөньяга 12 баласы туа. Хәнифә һәм Зөһрә исемле кызлары, үсеп җиткәч, кызлар мәдрәсәсендә белем биргән, соңрак мөгаллимә буларак, совет мәктәпләрендә озак еллар укытканнар. Уллары, оныклары, «халык дошманы» нәселен дәвам итүчеләр буларак, сәяси золымга эләгәләр. Күрдемдә Гарифулла Киековның бер һәм ике катлы дүрт йорты була. Берсендә мәдрәсә урнаша. Йортының бер бүлмәсендә даруханә (аптека) эшләгән. Төрле үләннәрдән ясалган даруларны авыруларга бушлай да биргәннәр. 1911 елдагы ачлыкта хәер сорашып йөрүче теләнчеләр һәм башка мосафирлар өчен, Күрдемнең ике олы урамы кисешкән урында, Гарифулла Киеков махсус мосафирханә салдыра. Анда керүчеләр түләүсез җылы аш ашап, кунып чыга торган була. Октябрь инкыйлабыОктябрь инкыйлабын, галим һәм әдип буларак, Гарифулла Чокрый чит-ят итми. Ул аңа зур өметләр баглый. Шагыйрь җанлы авыл мулласы үзенең шәкертләрен солдатлар кебек тезеп, җыр җырлатып урамнан уздыра торган була. Үлеме1918 елның эссе көзендә дүрт җайдак Гарифулла Киековның ике катлы йортының капка төбенә килеп туктый. Галимҗан, Сабирҗан дигәннәре алдан керә. Дүртесе бергә Гарифулла хәзрәтне чакырып чыгаралар. Хатыны Нуриәсма абыстай өске каттан шашардай булып күзәтеп тора: менә мал абзарыннан тегеләрнең дүртесе дә чыгып килә.Берсе кылычын шинел итәгенә сөртеп кынына тыга. Ыңгырашкан Гарифулла абзар тупсасына егыла. Әсәрләре
Хәтер2001 Иске Чокыр авылында мәчет белән бер бинада ачылган Гали Чокрый музеенда Гарифулла Киековка багышланган күргәзмә дә бар[7] . Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia