Габдрахман Тайсугани
Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин[1]) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат. Тәрҗемәи хәле1691 елда (1782 елдан Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районы) Мортыштамак авылында туган. 1764 елда вафат. Абыйсы Әлмөхәммәт мулла (Әлмәтмулла) — Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) авылларына нигез салучы. Мөселман халыкларының баш күтәрү (1755—1756 еллар) җитәкчесе Батырша хәзрәттән (Габдулла Туктаргали улы Галиев), ул Тайсуган мәдрәсәсендә укытканда[2], белем алганлыгы мәгълүм[3]. Тайсуган авылы (хәзерге Әлмәт районы) мәчетендә имам һәм мөдәррис була. Шигырьләр[4], «Меннә шәрхе», «Бостан әл-факия», «Әл-әфетбах», «Васыятьнамә» китапларын язган. Аларны мәдрәсә шәкертләре өйрәнгән. Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи хезмәтләрендә тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар очрый. Шәҗәрәсе бар. Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia