Владимир Сафонов
Сафонов Владимир Евгеньевич (11 сентябрь 1953 ел) — Россия юристы. Юридик фәннәр докторы (2000), профессор (2003). Россия Федерациясенең атказанган юристы[1]. БиографиясеВладимир Евгеньевич Сафонов 1953 елның 11 сентябрендә Башкорт АССРның Ишембай шәһәрендә туган[2] 1973 елда Ишембай нефтьтехникумын белем ала[2] һәм электрик булып эшли башлый. ВЛКСМның Ишембай шәһәр комитетында инструктор һәм секретарь, БАССР профессиональ-техник белем бирү идарәсенең җәмәгать фәннәре бүлеге начальнигы булып эшли[3]. 1987 -1990 елларда — Башкортстан Республикасы Прокуратурасында балигъ булмаганнар турында законнар үтәлешен күзәтү буенча бүлек прокуроры[2][3]. 1988 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый[2][3]. 1996 елда Россия Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатик академиясеннән «халыкара хокук» белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлый һәм, «юридик фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, профессор И. Ш. Мөхсиновның гыйльми җитәкчелегендә «Роль договорных отношений в становлении Республики Башкортостан» темасына диссертация яклый[2][3]. 2000 елда докторантураны тәмамлый һәм, «юридик фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Российская государственность и теория современного федерализма: политико-правовые проблемы» темасы буенча диссертация яклый[2]. 1996 елның 27 мартыннан 2001 елның 1 гыйнварына кадәр — Башкортстан Республикасының Конституция Суды судьясы[2][3]. Әлеге вакытта отставкада[2]. 2001 елдан — Россия хөкем эше академиясендә конституцион хокуклар кафедрасы профессоры, ә 2007 елдан — дәүләт һәм хокук тарихы кафедрасы мөдире булып эшли. 2003 елда профессор гыйльми дәрәҗәсе бирелә[3]. Халыкара хокук, чит илләрнең конституцион хокукы, дәүләт һәм хокук тарихы, суд власте буенча 100-дән артык фәнни эшләр, монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы, шулардан — 4 монография, 6 уку әсбабы[2][3]. Россия юристлар Ассоциациясе әгъзасы, халыкара хокук ассоциациясе әгъзасы[1][3]. Россия табигать фәннәре академиясенең «Военная история, теория и права» секциясе әгъза-корреспонденты. Фәнни эшчәнлегеВ. Е. Сафонов, федератив мөнәсәбәтләргә күчү шартларында, федераль үзәк көчәя барганда, хәзерге Россия дәүләтчелеге табигатен комплекслы өйрәнергә тырыша. Демократия һәм дәүләт властеның эшкә сәләтлелеге таләпләренә җавап биргән федератив корылышның иң яхшы моделен эшләү юллары карала[2]. Сәяси эшчәнлеге«Правое дело» партиясендә тора, анда контроль-ревизия комиссиясе составына кергән[4]. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Гыйльми хезмәтләреДиссертациясе
Монографияләр
Мәкаләләре
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia