Виктор Зубков (1941)
Виктор Алексеевич Зубков (1941 елның 15 сентябре, Арбат, Свердловск өлкәсе) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. 2012 елның 30 маеннан Газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча Россия Президентының махсус вәкиле[2]. Икътисад фәннәре докторы, 1991—2004 елларда — төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчесе урынбасары. 2001—2007 елларда — Россия финанс разведкасы җитәкчесе. 2007 елның 14 сентябреннән 2008 елның 7 маена кадәр — Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе[3]. 2008 елның 7 маеннан 8 маена кадәр һәм 2012 елда яңа хөкүмәт башлыгы билгеләнгәнче — Россия Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы. 2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Владимир Путин хөкүмәте составында Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Газпромның директорлар советы рәисе. «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының тулы кавалеры. 2022 елдан АКШ санкцияләре астында[4]. Тормыш юлыВиктор Зубков 1941 елның 15 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Кошва районы Арбат бистәсендә туган, шунда ук мәктәпне тәмамлаган. 1958—1960 елларда — Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә «Североникель» комбинатының «Нитис-Кумужье» руднигының Мончегорск ремонт-механика заводы слесаре. 1960—1965 — Ленинград авыл хуҗалыгы институтында укый (Пушкин шәһәре, Санкт-Петербургның Пушкин районы). 1965—1967 елларда армиядә хезмәт итә. 1967—1985 елларда — Ленинград өлкәсе совхозларында бүлек идарәчесе, директор урынбасары, совхозлар берләшмәсе генераль директоры вазыйфаларында эшли. 1985—1991 елларда — Приозерск шәһәр Башкарма комитеты рәисе, Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең Приозерск шәһәр комитеты беренче секретаре, СБКФ өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге һәм аграр бүлек мөдире, Ленинград өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары[5]. 1991—1993 еллар — Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе урынбасары (шул ук вакытта мэриянең Тышкы элемтәләр комитеты рәисе вазыйфасын Владимир Путин биләгән). 1993—1999 елларда — Россия Федерациясе дәүләт салым хезмәте җитәкчесе урынбасары — Санкт-Петербург шәһәре буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы. 1999 елда үз кандидатурасын Ленинград өлкәсе губернаторы постына тәкъдим итә (җыелган тавышларның 8,6% белән дүртенче урынны ала). 1999—2001 елларда — Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар буенча министры урынбасары — Россия Федерациясе Министрлыгының салымнар һәм җыемнар буенча идарәсе җитәкчесе. 2001—2004 еллар — Россия Федерациясе финанс министрының беренче урынбасары, Россия Федерациясе финанс мониторингы комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы. 2004—2007 елларда — Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт җитәкчесе. 2007 елның 12 сентябрендә — Россия Президенты Владимир Путин аның кандидатурасын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе вазыйфасына тәкъдим иткән һәм 14 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы аны әлеге вазыйфада раслаган (аның өчен 381 депутат тавыш биргән, каршы — 47)[6]. 2008 елның 8 маена кадәр Дәүләт Думасы Владимир Путинны әлеге вазыйфада раслаганчы постта кала. 2007 елның 4 октябреннән 2012 елның 25 маена кадәр — Россия Федерациясе Иминлек Советының даими әгъзасы[7]. 2007 елның 15 октябреннән 2008 елның 27 маена кадәр — Россия һәм Беларусиянең Берлек дәүләтенең Министрлар Советы рәисе[8]. 2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. РФ Хөкүмәтендә агросәнәгать комплексын, урман хуҗалыгын һәм балыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча кураторлык иткән. 2008 елның 27 июненнән — «Газпром» ААҖ директорлар советы рәисе. 2008 елның 12 декабреннән[9] 2011 елның 19 августына кадәр — «Росагролизинг» ААҖ директорлар советы рәисе[10]. 2010 елның 11 гыйнварыннан 2012 елның маена кадәр — икътисадый үсеш һәм интеграция буенча берләштерелгән хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары; таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча ярдәмче комиссия җитәкчесе[11]. 2012 елның 7 маеннан 8 маена кадәр — РФ Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы. 2012 елның 30 маеннан — Россия Президентының газ экспортлаучы Илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле. 2012 елның гыйнварыннан 2014 елның мартына кадәр — «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры. «Петербург диалогы» форумының Россия координация комитеты рәисе. Рус православ чиркәвенең Воскресенск Яңа Иерусалим Ставрополь ирләр монастырен торгызу буенча хәйрия фонды идарәсе рәисе. 1967—1991 елларда СБКФ әгъзасы. 1995 елдан башлап «Безнең йорт — Россия» партиясе составына керә. 2000 елда Петербургның «Бердәмлек» партиясе берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2002 елдан «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары хәрәкәтенең Координация советына керә[12]. Россия Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгән вакытта партиясез була[13]. Гыйльми дәрәҗә
Бүләкләр
ГаиләӘтисе — Зубков Алексей Андреевич (1914, Мартыновка, хәзер Курган өлкәсенең Сафакүл районы Мартыновка авыл советы үзәге[23]), 1930 елда Урал өлкәсенең Ялан-Катай РИК тарафыннан, СНК һәм Үзәк сайлау комиссиясе 1930 елның 1 февралендәге «Районнарда тоташ коллективлашу һәм кулакчылыкка каршы көрәш буенча социалистик үзгәртеп коруны ныгыту чаралары турында»гы карары нигезендә, Ленинград өлкәсенең Мурманск округы Киров районына күченүгә хөкем ителә. 1992 елның 14 октябрендә Мурманск өлкәсенең эчке эшләр идарәсе тарафыннан аклана. Виктор Зубков өйләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia