Василий Молодцов
Василий Александр улы Молодцов (Василий Александрович Молодцов) — коми тел белгече, мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе. Биография![]() 1907 елда Тотьма укытучылар семинариясен тәмамлый. 1911—1913 елларда Петербург укытучылар институтында укый. 1918 елда Молодцов коми теле өчен әлифба төзи; шул әлифба коми теленең беренче рәсми әлифбасы итеп раслана (1930 елда «Молодцов әлифбасы» латин әлифбасы белән алыштырыла, ләкин 1936—1938 елларның кыска периодында яңадан кулланышка кертелә). Бу алфавитта ул әлифба китабын (1920) һәм грамматика китабын (1921) төзи. 1920-елларда Молодцов коми теле өчен орфографик кагыйдәләр системасын эшкәртә. 1938 елда «буржуаз милләтчелектә» гаепләнеп, өч елга хөкем ителә. 1940 елның 30 августында вафат була. 1957 елда җинаять составы булмау сәбәпле аклана. Төп хезмәтләр
Моны да карагызТышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia