Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе
Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе (ингл. Labour Party) — Бөекбританиянең алдынгы фиркаләреннән берсе, хөкүмәт өчен озак еллар көрәшне Консерваторлар фиркасе белән алып бара. Фирка 1900 елда барлыкка килә, 1906 елдан хәзерге исемен йөртә. 1918 елда фирканең уставы кабул ителә. Фирка социал-демократик юнәлештә эшли. Беренче тапкыр хакимияткә 1924 елда килә. Фирканең элекке башлыклары Тони Блэр һәм Гордон Браун җитәкче урыннарын зур тәнкыйть астында калдырганнар. 2010―2015 елларда лидер — Эд Милибэнд. 2024 елгы сайлауларга кадәр фирка үзен «оппозицион» дип атый[3]. 2024 елда Британиядәге сайлауларда 14 елга беренче тапкыр парламентта урыннарның күпчелеген оппозициядәге Лейбористлар партиясе алган[4]. 2024 елның 5 июлендә Кир Стармер Бөекбританиянең яңа премьер-министры вазыйфасын алган[5][6][7]. Парламент сайлауларында фирка нәтиҗәләре
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia