Бәләбәй хәбәрләре
Бәләбәй хәбәрләре - татар телендә Башкортстанның Бәләбәй районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. 2002 елдан башк. “Бәләбәй хәбәрҙәре” кушымта - гәҗите чыга[2]. ТарихБәләбәйдә «Ярлы тавышы» исемле беренче татарча гәҗит 1918 елда чыга. Мөхәррире – Бәләбәй шура канткомының мөселман эшләре буенча комиссары Г. К. Касыймов. Тулысынча большевиклар фиркасен яклаучы, Советлар хакимиятен урнаштыруда ярдәм итүче орган була[3]. 1924 елның 7 апрелендә РКП(б) Бәләбәй кантоны комитеты «Бәләбәй хәбәрләре» гәҗите чыгара башлый. Ике телдә «Сталинчы» гәҗите дә чыга. Шул ук елларда эчтәлеге белән наданлыкны бетерүгә, дингә каршы юнәлдерелгән «Укуга - язуга» исемле татарча гәҗит тә гарәп һәм латин шрифтында нәшер ителгән. Бәләбәй МТС ының татар телендә мөстәкыйль «Ударчы» гәҗите дә чыгып килгән (мөхәррире З.С. Сафин). 1945 елда 900 данәдә татарча «Урожай өчен» гәҗите .чыга башлый (мөхәррире Н.С. Сафиуллин). 1951 елның 1 маеннан «Алга» гәҗите урысча «Вперёд» гәҗитенең дубляжы гына булып чыгарыла. 1962 елда районнарны эреләндергән чорда якын – тирә 6 район халкы өчен фирка өлкә комитеты органы дәрәҗәсендәге «Җиңү байрагы» / «Знамя победы» гәҗите таратыла. 1965 - 1988 елларда «Җиңү байрагы» Бәләбәй районы гәҗите булып саклана. 1989 елда район гәҗитләре берләшеп, урысча, татарча, чуашча дубляж булып чыга. 1991 елдан «Малалла» (Алга) чуашча район гәҗите нигезендә «Урал сасси» республика гәҗите нәшер ителә. 1991 елдан «Бәләбәй хәбәрләре» / »Белебеевская известия» исеме белән чыга. 2002 елдан башк. «Бәләбәй хәбәрҙәре» кушымта – гәҗите чыга башлый. Хезмәт уңышлары
2007 елдан Бәләбәй шәһәренең тарих - туган якны өйрәнү музеенда район гәҗите тарихын яктыртучы “Бәләбәй матбугаты” күргәзмәсе эшли. ЧыганакларГәҗит сайты 2014 елның 22 август көнендә архивланган. Тышкы сылтамаларМоны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia