Бәдретдин Төхфәтуллов
Бәдретдин Төхфәтуллов, Бәдретдин Садретдин улы Төхфәтуллов[1] (бүләкләү кәгазьләрендә: Бедертдин Садартдинович[2] (Садретдинович)[3] Тухфетуллов, 1918 елның 15 июне, РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе, Шыгырдан — 1988 елның 29 сентябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Батыр районы, Чкаловское) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, автоматчы, сержант, Тәрҗемәи хәле1918 елның 15 июнендә Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Шыгырдан (1939—1994 елларда Чкаловское) авылында керәстиян гаиләсендә туган. Мәктәптә биш сыйныф укыган. Яшь вакытында күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1938 елда Кызыл гаскәргә алына. Кызыл гаскәрнең Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны ССРБга кушу походында, 1939—1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы1941 елның сентябрендә янәдән хәрби хезмәткә чакырылып, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 ел башында 1нче Белоруссия фронты 61нче армия 415нче укчы дивизиянең 1323нче укчы полкында автоматчылар ротасының отделение командиры була. 1944 елның февралендә Гомель өлкәсе Жидковичи районы Павловка авылы янында каты сугышларда яралы рота командирын коткара, унлап дошманны юк итә. 1944 елның мартында 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 елның июнендә Белоруссиянең Столин шәһәре өчен барган сугышта дошманның уксибәр ноктасын юк итә, унлап дошманны сафтан чыгара. 1944 елның июлендә 2нче дәрәҗә Дан орденына лаек була. 1945 елның гыйнварында Регектанер-Тайрофен (Өченче рейх—Алмания) торак пункты өчен барган сугышта дошман тылына үтеп кереп, дзотны юк итә. 1945 елның маенда 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1945 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Ике ел туган авылында күмәк хуҗалыкта, 1946-1964 елларда Чкаловское авылында сатучы булып, 1964 елдан район җиләк-җимеш питомнигында хуҗалык мөдире булып эшли. 1988 елның 29 сентябрендә вафат. Батыр районы Чкаловское (1994 елдан Шыгырдан) авылы зиратында җирләнгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХәтерЧуаш Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылындагы урамга исеме бирелгән. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia